news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ульяновск урамнары буйлап татар көрәше темасына бизәлгән трамвайлар йөри башлады

Ульяновск шәһәрендә татар җәмәгатьчелеге инициативасы буенча милли спортны популярлаштыру максатыннан яңа мәдәни проект гамәлгә ашырылды. Шәһәрнең «Ульяновскэлектротранс» идарәсе татар көрәше темасына бизәлгән махсус трамвайларны рейска чыгарды.

Трамвайларның тышкы өлешендә атаклы көрәшчеләрнең рәсемнәре урнаштырылган. Маршрут шәһәрнең иң зур озынлыктагы линиясе буенча хәрәкәт итә, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot