news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновск татарларының «Өмет» газетасы чыга башлаганга 33 ел тулды

2022 елның 30 декабрендә Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасы телеграм-каналда 33 еллык туган көнен билгеләп үтүен хәбәр итте.

«Бүген «Өмет»ебез үзенең 33 яшьлек туган көнен билгеләп үтә. Шул вакыт эчендә газетабызның 1720 саны дөнья күрде. Өч дистә елдан артык вакыт эчендә күпме хезмәт куелган, буыннар алмашынган. Аллаһыга шөкер, милли басмабыз үз кыйбласын югалтмады, Ульяновск өлкә Хөкүмәте ярдәмендә халыкка хезмәт итүен дәвам итә. Киләчәктә дә Ульяновск төбәге татарларына газетабыз белән горурланып яшәргә язсын. Барлык «Өмет» укучыларын бәйрәм белән котлыйбыз һәм исәнлек, тынычлык, иминлек телибез», диелә котлауда.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100