news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновск татарлары халык мәчеткә йөрмәүгә борчыла

Ульяновск татарлары халык мәчеткә йөрмәүгә борчыла
"Татар-информ" архивы

Ульяновск татарларының «Өмет» газетасында «Халык сәбәпле мәчеткә йөрми?» дигән язма чыкты.

Әлеге язмам туган авылым Яңа Маклауш мәчетләре тарихы һәм муллалар язмышы турында, дип яза Яңа Маклауш авылыннан Марат Рамазанов.

Егерменче гасыр башында авылыбызда өч мәчет эшләп килә. Аларны Югары оч мәчете, Үзәк мәчет һәм Түбән оч мәчете дип йөрткәннәр. Ул вакытта Яңа Маклауштагы 155 йортта – татарлар, 79 йортта мордвалар яшәгән.

Иң зур һәм иң иске гыйбадәтханәнең – Үзәк мәчетнең кайчан, ничәнче елда төзелгән булуы төгәл билгеле түгел. Ул туры почмаклы агач бинадан гыйбарәт. Бу мәчеттә намаз уку залы, уку-укыту классы, китапханә һәм сәфәрдәге мөселманнар, лекцияләр уку, вәгазь сөйләү өчен килгән ислам мәгърифәтчеләре өчен кунак бүлмәләре була.

Авылның ир балаларына дини белем бирәләр, аларны ашаталар һәм өйләренә кайтып йөрмәсеннәр өчен торак белән тәэмин итәләр. Имам вазыйфасын Атаулла хәзрәт Сагдеев башкара. Ул каршы якта гына урнашкан ике этажлы йортта яши. Кирпечтән салынган йортының беренче катында кибет ачып җибәрә, ә икенче катында гаиләсе белән көн күрә. Имам дин дәресләрен үз йортында үткәрә. Аның хатыны көненә өч тапкыр ак оннан күп итеп ипи пешерә, тәмле күмәчләрне үз кибетләренә куеп саталар. Аларның ятим кыз баланы асрамага алулары турында мәгълүм. Хәзрәт белән абыстай шушы баланы белемле итеп үстерәләр. Соңыннан Хәмдениса апа зирәк акыллы, игелекле булуы белән дан казана, сары авыруыннан дәваланырга аның янына тирә-як авыллардан килеп йөриләр.

Ә Түбән оч мәчете турында бернинди мәгълүматлар да сакланмаган. Ул Бөек Ватан сугышы вакытында – 1941-1942 елларда авыл янында фашист танкларына каршы окоплар казучы солдатларны тукландыру өчен ашханә буларак файдаланыла. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән сугыш безнең якларга килеп җитми.

Үзәк мәчеткә йөрүчеләр саны арту сәбәпле, 1923 елда мөәзин Сафиулла Басыров җитәкчелегендә Югары оч мәчете төзелә. Аны күрше Татарстанның Чүпрәле районы Чокалы авылы балта осталары сафка бастыра. Биек манара башына ярымай куюны үз өстенә алган балта остасы Якуб аганы халык бүген дә догадан калдырмый.

1973 елда әлеге бинага бирелгән паспортта менә болай дип язылган:

«Туры почмаклы биш стеналы бура бинаның нигезен тәшкил итә, ул ике бүлмәдән гыйбарәт. Кечкенә бүлмәдә өскә күтәрелеп китүче тар гына агач баскыч бар. Манара өч ярустан тора. Аның түбәсендә ярымай балкый. Манараның конструкциясе бруслардан эшләнгән. Урта яруста бөтен яктан да тотып алынган ачык мәйданчык бар. Мәчет диварларының өске ягы гади антаблемент белән бизәлгән».

Сафиулла Басыров шушы мәчеттә имам булып хезмәт итә. Ул янәшәдә генә үзенә йорт салып куя, кибет тота. Патша режимы юкка чыгып, власть коммунистлар кулына күчкәч, Сафиулла хәзрәткә «кулак» дигән исем тагыла һәм ул Үзбәкстанның Хива шәһәренә күченеп китәргә мәҗбүр була, аннары Төркиягә юл тота, аның дәвамнары бүген дә шунда яшиләр.

1935 елда Үзәк мәчет һәм Түбән оч мәчетенең манараларын кисәләр. Бу процесска авыл советы рәисе Зәйнәп Аймран кызы җитәкчелек итә. Әмма авыл халкыннан беркем дә аның әмеренә буйсынмый һәм кулына балта белән пычкы тотып манара кисәргә бармый. Шуңа күрә бу эшне башкару өчен күрше чуваш авылларыннан кешеләр чакыртырга туры килә. Әлбәттә инде, дингә ышанган авылдашларыбыз өчен бу әйтеп бетергесез зур фаҗига, кайгы-хәсрәт була, ир-атлар һәм хатын-кызлар кычкырып елыйлар, ачы күз яшьләрен түгәләр. Дингә карата бик тә кырыс булган атеистик коммунистик режим шулай итеп бу якларга да килеп җитә.

Үзәк мәчет урынына мәктәпкә нигез салына һәм ул 1948 елда төзелеп бетә. Ә Түбән оч мәчетен әле озак вакыт колхоз склады сыйфатында файдаланалар.

Бөек Ватан сугышы тәмамлангач, 1945 елда Югары оч мәхәлләсе вәкилләре үзләренең мәчетләрен теркәтү өчен Ульяновск шәһәренә бара. Безнең мәчетебез бернинди документларда да юк бит, ди алар һәм шул рәвешле зур хата ясыйлар. Каядыр әле һаман да мәчет эшләп киләме, дип обкомда утыручы чиновниклар тәмам шакката.

Шунда ук ул ашлык саклау урыны сыйфатында колхоз балансына күчерелә. Власть органнары авыл советы рәисе Мостафа Берхеевка берничә тапкыр манараны сүтеп ташлау турында күрсәтмә бирә. Әмма ул мәчетне саклап калу өчен яңадан-яңа сәбәпләр эзләп таба. Ул вакыт өчен бик тә зур тәвәккәллек бит бу!

Мәчетләр ябылып бетсә дә, мөселманнар җәмәгать намазлары укуны ташламый. Барлык теләүчеләр да аерым өйләргә җыелып җомга, гает намазы укыйлар. Аннары коммунистлар шундый өйләрне «исәпләп» чыгара башлый һәм хуҗаларын хөкүмәт тарафыннан билгеләнгән льготалардан, мәсәлән, мич ягу өчен утын алу льготасыннан мәхрүм итә.

Әлхәмдүлилләһи шөкер, 1994 елда авылда яңа мәчет төзелә. Яңа Маклаушта халыкны биш вакыт намазга чакырып, кабат моңлы азан тавышы яңгырый. Ул калебләрне, йөрәкләр һәм күңелләрне сафландыра, чистарта, иманыбызны ныгыта.

...Кызганычка, хәзер авылыбыз мәчетенә җомга намазларына нибары унбиш кеше җыела, ә башка көннәрдә дүрт-биш кеше сафка баса...

Шундый аяныч хәлнең сәбәбе нидә соң? Халык динебезгә, үзенең тарихына, якыннарына, ахыр чиктә, үз-үзенә карата ни сәбәпле шундый мөнәсәбәт күрсәтә? Ни өчен этник мөселманнар, мәсәлән, татар-мөселманнар мәчеткә йөрми? Аларның бу сорауга җаваплары менә болай яңгырый: «вакыт юк», «ерак», «әле яшь, намаз укырга картайгач та өлгерермен», «белмим, вакыты җитмәгәндер әле», «син нәрсә, җүләрме (дурак) әллә?».

Авылда ел саен диярлек Сабантуй, Яңа ел билгеләп үтелә, шулай ук башка чаралар үткәрелә. Халыкның аларда катнашырга вакыты да, теләге дә бар, картлар да, яшьләр дә рәхәтләнеп күңел ача, «гулять итә». Юк, мин әлеге бәйрәмнәргә һич тә каршы түгел. Шулай да, Сабантуйның алкогольсез генә үтүен теләр идем, чөнки бәйрәмнең рәсми өлешеннән соң ни булуын күреп, йөрәк әрни, кан сава.

Нәрсә соң бу? Караңгылык һәм грамотасызлыкмы? Бәлки, советлар заманының кайтавазыдыр, Европа тарафларыннан искән җилнең тузаныдыр?..

Адәм баласы Аллаһы Тәгаләне онытмасын, аны һәрдаими исендә тотсын өчен авырлыклар килеп торырга, сынаулар аша узарга тиеш булып чыга түгелме соң? Әйе, бүген очын-очка ялгап яшәмибез, рәхәтләнеп яшәү өчен бөтен кирәкле нәрсә бар. Бары тик теләк, ихтыяр көче генә юк...

Мостафа Хамзин белән Иршат Басыров кебек фидакарь кешеләр бүген халыкны дин юлына тарту, мәчет сукмагына бастыру максатында зур эш башкаралар. Аллаһы Тәгалә аларның тырышлыкларын кабуллардан кылып, әҗер-савапларын насыйп итсен.

Тиздән авылыбыз мәчете җомга намазларында җәмәгать белән тулы булыр дип ышанабыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100