news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ульяновск татарлары мохтарияте рәисе Рамис Сафин: Әйдәгез, туган халкыбызга хезмәткә!

Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе башкарма комитеты рәисе, Татарстанның атказанган мәдәният, Ульяновск өлкәсенең атказанган матбугат хезмәткәре Рамис Сафин «Өмет» газетасында татарларга мөрәҗәгать белән чыккан.

«Агымдагы елның 17 июнендә милли-мәдәни автономияләр турында федераль закон кабул ителүгә 30 ел була. Һәм Россиядә иң беренчеләрдән булып әлеге яңа институт безнең Ульяновск өлкәсендә эшли башлады - 1997 елда Ульяновск шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе төбәкнең юстиция идарәсендә теркәлде. Аңа рәис итеп семберлеләр профессор Азат Курчаковны сайлады, еллар узгач аны Димитровград шәһәре татар автономиясенең беренче рәисе Роза Әхмәтҗанова алыштырды. Тагын дүрт елдан соң рәислеккә яшь буын вәкилләре - эшмәкәр Фәрит Әюпов һәм мин, журналист Рамис Сафин килдек.

Һәм, әйтергә кирәк, без дә беренче рәис Азат ага куйган ныклы нигезне һәм тотрыклы кыйбланы югалтмадык. Әлбәттә инде, утыз ел эчендә байтак кына алга китешләр булса да, югалтулар да булмады түгел. Автономиянең утыз еллык эшчәнлегендә иң зур югалтулар мәгариф тармагында - Ульяновск дәүләт педагогия институтында һәм Ульяновск, Сенгилей педагогия училищеларында милли төркемнәрнең, Яңа шәһәрдә татар мәктәбенең ябылуы иң зур артка чигенеш иде. Әлеге милли төркемнәрнең һәм мәктәпнең ябылу сәбәбе - балалар һәм абитуриентлар булмавында.

Мәгариф өлкәсендә проблемалар бүген дә бихисап. Беренчедән, дәресләр саны кимү, икенчедән, ата-аналарның үз балаларына татар телен укытуны теләмәүләре. Татар милләтеннән булган бик күп әти-әниләрнең гариза язганда татар теле урынына рус телен сайлауларын аңлавы бик кыен. Бу - башка сыймаслык хәл. Шуңа күрә өлкә мәктәпләрендә укучы 15013 баланың нибары 4096сы гына татар телен уку насыйп булган. Укытучылар да бар, бушлай дәреслекләр дә бирелә, теләк кенә юк.

Ә менә балалар бакчаларында этномәдәни компонентны кертү уңышлы гына алып барыла. Шәһәр бакчаларында ел дәвамында төрле милли чаралар, семинарлар һәм практикумнар узып тора. Алар өчен Казаннан ел дәвамында ике телдә басылган әкият китаплары, методик кулланмалар, өстәл уеннары кайтартыла.

Мәдәният өлкәсендә хәлләр борчылырлык түгел - клублары булган татар авылларында, шәһәрдәге мәдәният йортларында үзешчән сәнгать түгәрәкләре эшли, концертлар, фестиваль-конкурслар уза. Шунысы сөенечле, соңгы елларда байтак кына мәдәният йортларында заманча тегелгән татар милли киемнәре булдырылды.

Төбәгебездә татар телендә ике матбугат чарасы - Иске Кулаткының «Күмәк көч»е һәм өлкә буенча таралучы «Өмет» газетасы нәшер ителә. Ни кызганыч, әлеге газеталарның тиражы еллап түгел, айлап кими башлады. 95 еллык тарихы булган «Күмәк көч» кайчандыр 7000 данә тираж белән чыкса, бүген аның саны нибары 2000гә генә калды. «Өмет» тә әле берничә ел элек кенә 5-6 мең данәдә таратылса, бүген аның тиражы 3200гә төште. Мин моны, беренчедән, халкыбызда милли горурлык, туган телне саклау теләге сүлпән булу белән аңлатыр идем. Өлкәдә яшәүче 111 меңнән артык татарга 3200 саны бик түбән булып тоела.

Өлкәбездә татар телендә китап нәшер итү, язучылар белән эшләү зур активлык белән бара. Язучылар оешмасына яшьләр килүе аз гына булса да күңелдә өмет чаткылары уята. Узган елда басылып чыккан «Сембер язлары» китабының Бөтенроссия китап күргәзмәсендә җиңүе аның бай эчтәлекле булуы, матур бизәлеше һәм яхшы сыйфаты хакында сөйли.

Әлбәттә, башкарылган эшләр хакында озак сөйләп булыр иде. Әнә, шул ирешелгән уңышлар, узган чаралар артында, билгеле инде, татар, милләт дип җан атып яшәүче канкардәшләребезнең тырыш хезмәте, җитезлеге һәм үҗәтлеге тора. Мин бүген әле милли тормыштан ерак торучы, яисә читтән генә күзәтеп, бары тик зал тутырып 2-3 көн барган татар концертларына гына йөрүче милләттәшләремә мөрәҗәгать итәсем килә: әйдәгез, безнең сафка, әйдәгез, туган халкыбызга хезмәткә... Әби-бабайларыбыз, әти-әниләребез нинди генә авыр еллларда да, катлаулы чорларда да телебезне һәм динебезне саклап кала алганнар бит. Алардан калган бай рухи мирасны бала-оныкларыбызга тапшырыйк, буыннар чылбыры 21 нче гасыр башында өзелмәсен иде!»

news_right_1
news_right_2
news_bot