news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ульяновск татарлары «Өмет» кә язылырга ярдәм ит!» акциясе игълан итте

«Өлкәдә бердәнбер татар газетасын саклап калуга зур өлеш керткән өчен Камил Мусинга рәхмәт сүзләребезне юллыйбыз», дип яза редакция.

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсендәге чыга торган татар басмасына — «Өмет» кә язылырга ярдәм ит!» социаль акциясе дәвам итә.

«Өмет» сайтында хәбәр ителгәнчә, шушы көннәрдә генә бу акциягә өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең бизнесменнар белән эшләү бүлеге җитәкчесе, «Сембер» бизнес-клубын оештыруга зур өлеш керткән танылган милләттәшебез Камил Мусин кушылды.

«Бер генә милли чарадан да читтә калмаган, үзенең хәләл акчасына ел саен шахмат турниры үткәрүче тынгысыз йөрәкле Камил Ислам улы Ульяновск шәһәрендә һәм Иске Кулаткы районында яшәүче барлык туганнарына, шулай ук Татар мәдәният үзәге белән „ТНВ“ телеканалының Ульяновск филиалына (барлыгы 15 экземпляр) 2021 елның январь–июнь айларына язылу бүләк итте», диелә хәбәрдә. 

Өлкәбез күләмендә таралучы бердәнбер татар газетасын саклап калуга зур өлеш керткән өчен Камил Мусинга рәхмәт сүзләребезне юллыйбыз, дип яза редакция.

news_right_1
news_right_2
news_bot