news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновск татарлары Чардаклы районы җитәкчесе Дамир Шәриповны искә ала

Чардаклы районы халкына һәм татар милләтенә багышланган хезмәтләре бүген дә күңелләрдә саклана, ди Җәмил Хәкимов.

Ульяновск татарлары Чардаклы районы җитәкчесе Дамир Шәриповны искә ала
emetul73.ru

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсе татарларының билгеле шәхесе Дамир Исмәгыйль улы Шәриповның тууына 25 октябрьдә 90 ел була. Аның турында «Өмет» газетасында Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе президиумы әгъзасы Җәмил Хәкимов истәлекләре чыкты.

Аның Чардаклы районы халкына һәм татар милләтенә багышланган хезмәтләре бүген дә күңелләрдә саклана. Ул гомер юлын башкаларга үрнәк итеп узды. Шул чорда эшләгән күпчелек җитәкчеләр, бигрәк тә гади халык аны зур хөрмәт белән искә алалар.

Районыбыз ул елларда өлкәдә иң алдынгылардан саналды. Моның асылында эшне оста оештыру белән яшь белгечләрне тәрбияләү һәм үстерү тора иде. Җирле җитәкчеләрнең һәммәсе диярлек башта кече белгеч, аннары баш — әйдәп баручы белгеч, партоешма баскычларын үтә иде.

Дамир Шәриповның тагын бер эшлекле сыйфатын язып үтәсем килә. Эшләү дәверендә оешма җитәкчеләренең алмашынып торуы табигый хәл. Эштән төрле сәбәпләр белән мәҗбүри китүчеләрне дә эш белән тәэмин итү чарасын күрде.

Хатыным Наилә Шакирҗан кызы белән тәүге тапкыр туган көне белән котларга баргач, өйдәге телефон шалтырады. Сөйләшү вакытында аның йөзе яктырып балкыды. Мирный бистәсеннән элек терлекчелектә эшләгән хатын-кызлар Дамир Исмәгыйль улын олы хөрмәт белән искә алып, туган көне белән чын күңелдән тәбрикләделәр, исәнлек теләделәр. Ничә елдан соң да гади халыкның истә тотып котлавы — туган көнемә иң зур бүләк, диде ул.

Дамир Исмәгыйль улы матур җырлый иде. Без өчәү аның өендә утырганда саф ана телендә сөйләшәбез, ул бер рус сүзе кушмый, теле камил, бай иде. Ул вакытлардагы совет интеллигенциясе кебек гади бер өйдә торды, өй эчендә дә кешедән артык бер ни юк, дисәм, китапханәсе бар иде. Әтисенең туган авылын, хәзер дә туганнары яшәгән Татар Колмаерын бик яратты, партиянең ХХII нче съезды делегаты буларак бирелгән бүләкләрне Колмаер музеена тапшырды. Авыл мәктәбе данлыклы авылдашлары — Дамир Шәрипов исемен йөртә.

Мин районның «40 лет Октября» колхозын җитәкләгән чорда елына кимендә  өч мәртәбә килә иде. Язгы чәчү һәм урып-җыю вакытында барча бригадаларда булып, эшнең оештырылуы, башкару сыйфаты белән танышып, нәтиҗә ясый иде.

Төшке ашны басуда эшләүче механизаторлар белән беренче бригаданың кыр станында үткәрә идек. Дамир Исмәгыйль улы бервакытта да халыктан аерым үзәк ашханәдә ашамады. Аңа яшел чирәм өстендә җәелеп утыру һәм эшчеләр белән аралашу күпкә якынрак иде. Әңгәмәнең үз ана телебездә баруы механизаторларга үзләрен борчыган сорауларны бирү мөмкинлеге тудыра иде.

Кышын килгәч, өч ферманың да терлек абзарларын карап чыга. Терлекчеләр белән гади итеп аралаша, аларның хәлләре белән кызынсына, сорауларына шунда ук төгәл җавап бирә. Ул гомере буе халык мәнфәгатен кайгырып яшәде. Пенсиягә чыккач та үз дәверендә эшләгән җитәкчеләр белән элемтәдә булды. Шалтыратып хәлләрен сораша, үзенең акыллы киңәшләрен бирә, район халкының яшәеше һәм тормышы хакында борчыла иде.

Дамир Исмәгыйль улы үзенең 85 яшьлек юбилеен район үзәге ресторанында үткәрде. Тантанага районда эшләгән хөрмәтле кешеләр чакырылган иде. Юбилей чарасын үзе алып барды. Котлаучыларның һәрберсенә үзенең бәясен бирде һәм рәхмәтен белдерде. Аның бу дөньядан китүе барыбыз өчен дә зур югалту, кояшыбыз сүнгән кебек булды…

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100