news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ульяновск татарлары Бөтендөнья татар конгрессының Бюросын яңадан оештыруны сорый

Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев бу идеяне хуплады.

Ульяновск татарлары Бөтендөнья татар конгрессының Бюросын яңадан оештыруны сорый
Салават Камалетдинов

«Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә Милли шура утырышы барышында Ульяновск милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин Бөтендөнья татар конгрессының Бюросын яңадан булдыруны сорады. 

«Биш ел элек Бөтендөнья татар конгрессының ай саен җыела торган бюросы бар иде. Хәзер дә даими рәвештә җыела торган эчке орган кирәк. Аны яңартып буламы?» – дип мөрәҗәгать итте ул Милли шура рәисе Васил Шәйхразыевка.

Фото: © Салават Камалетдинов

«Аны эшләп була, устав нигезендә каршылык юк. Милли шураның 75 әгъзасына бүгенге төп юнәлешләр нигезендә комитетлар ясарга тәкъдим итәрбез. Милли шура әгъзалары комитетларга беркетелер. Комитетның рәисе сайланачак. Рәисләр нигезендә бюро яки президиум ясалыр. Һәр комитетка эксперт төркемнәр булдыру мөмкинлеге бирелер», – дип аңлатты Милли шура рәисе.

Ул бу эштә хезмәт хакы каралмавын да искәртте. «Бу –  иҗтимагый эш, әмма безгә бик ярдәм итә», – диде.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot