news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновск татар язучылары берләшмәсе рәисе Равил Шәфигуллин вафат

Мәрхүм белән хушлашу туган авылы Парауда булачак.

Ульяновск татар язучылары берләшмәсе рәисе Равил Шәфигуллин вафат
ok.ru/profile/561859573089/

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Ульяновск татар язучылары берләшмәсе рәисе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, китаплар авторы Равил Шәфигуллин 78 яшендә вафат булган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт сөйләде.

«Гаиләсенең һәм туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Мәрхүмне җирләү 8 октябрьдә туган авылы Парауда булачак», — диде Рәмис Аймәт.

Равил Шәфигуллин - Сәхаб Урайский һәм Габделҗаббар Кандалый исемендәге әдәби премияләр лауреаты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100