news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ульяновск татар милли мәдәни автономиясе декабрьдә узачак милли чараларны барлады

Ульяновск өлкәсендә татар милли мәдәни автономиясенең чираттагы президиум утырышы узды. Анда декабрь аенда узачак милли чаралар барланды. Бу хакта «Өмет» газетасының телеграм-каналы хәбәр итә.

11 декабрьдә «Иң яхшы ана теле укытучысы-2025» өлкә конкурсына нәтиҗә ясала. 1 нче урын алган укытучыга 50 мең, 2 нче урынга - 30 мең сум, 3 нче урынга - 20 мең сум акчалата бүләк каралган. Ишеевка мәдәният йортында «Туган телем - иркә гөлем» исемле милли чара үтәчәк. Биредә Ульяновск районы татар авылларыннан милләттәшләребез катнаша. Балалар шигырьләр сөйли, җырлар башкарачак.

19 декабрьдә өлкә татар милли мәдәни автономиясенең башкарма комитеты утырышы узачак. Биредә агымдагы 2025 елга нәтиҗә ясалачак. Делегатлар киләсе елда узачак татар автономиясенең отчет-сайлау конференциясен үткәрү датасын да билгеләячәк.

13 декабрьдә Татар мәдәният үзәгенең Барый Тарханов исемендәге театр коллективы «Җаным жәл түгел сиңа» спектаклен тәкъдим итә, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot