news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновск татар мәдәният үзәгендә 1970 елның танылган җырларыннан торган кичә булган

«Үзәк соңгы елда узган гасыр сәнгатен халыкка җиткерүдә һәм аны яшь буынга күрсәтүдә зур эшләр башкара», — диде Рәмис Сафин.

Ульяновск татар мәдәният үзәгендә 1970 елның танылган җырларыннан торган кичә булган
Рәмис Сафин

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Ульяновск татар мәдәният үзәгендә яңа елга багышлап «Яңа елга иске җырлар белән!» дип исемләнгән бәйрәм концерты үткәрелгән.

«Аның программасы быел узган гасырның 1960-1970 елларында язылган иң популяр җырлардан һәм заманча бию, хореографик күренешләрдән төзелде. Җырчылар — өлкәнең төрле район, авылларыннан һәм ел дәвамында һәртөрле конкурсларда лауреат исеменә лаек булучылар», — диде «Татар-информ» Ульяновск өлкәсенең Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин.

Аның әйтүенчә, программа күпләрне кызыксындырган. «Мәдәният үзәге директоры Рамилә Сафина белдергәнчә, билетлар ике көндә сатылып беткән, шуңа күрә иртәгә дә өстәмә концерт булачак. Шунысы сөенечле, татар мәдәният үзәге соңгы елларда узган гасыр сәнгатен халыкка җиткерүдә һәм аны яшь буынга күрсәтүдә әйтеп бетергесез зур эшләр башкара», — диде ул.

«Әле узган атнада гына биредә борынгы уенчыклар белән бизәлгән „Социализм чыршысы“ үз тирәсенә сабыйларны җыйган иде. Аның янәшәсендә шул чордагы „Татар йорты“ да эшләп тора», — дип сөйләде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100