Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ульяновск шәһәренең яңа урамы Советлар Союзы Герое Федор Баталов исемен йөртәчәк
Ульяновск шәһәренең яңа урамы Советлар Союзы Герое Федор Баталов исемен йөртәчәк. Губернатор Алексей Русских гражданнарны шәхси мәсьәләләре буенча кабул итү барышында әнә шундый карар кабул итте, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
- Советлар Союзы Герое Федор Алексеевич Баталов Казан шәһәрендә православие динендәге татар гаиләсендә туып үскән.
Билгеле булганча, 2025 елда Ульяновск өлкәсе һәм Белоруссия эзтабарлары Гомель өлкәсендә Федор Баталовның җәсәденә тап булдылар. 1941 елның җәендә Федор Алексеевич 154 нче Ульяновск укчылар дивизиясе 437 нче укчылар полкының батальон командиры буларак Жлобинщина тирәсендә немец фашистларына каршы каты сугышлар алып бара.
«Россия эзтабарлар хәрәкәте» Гомумроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Ульяновск бүлеге советы рәисе Сергей Зуев төбәгебез башлыгына Федор Баталовның исемен мәңгеләштерү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте.
«Яхшы инициатива. Шәһәр комиссиясе барлык мәсьәләләрне дә хәл итәр һәм шәһәрдәге яңа урамнарның берсенә шушы данлыклы шәхес, Советлар Союзы Герое исемен бирербез. Бөек Ватан сугышы елларында Днепр елгасында уңышлы контрударның 85 еллыгы уңаеннан бик тә күркәм вакыйга булыр бу», - дип ассызыклады Алексей Русских.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз