news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ульяновск шәһәрендәге «Садко» балалар бакчасында Сабантуй булды

Ульяновск шәһәрендәге «Садко» балалар бакчасында Сабантуй булды
tatar-congress.org

Ульяновск шәһәренең «Садко» балалар бакчасында Сабантуй бәйрәме булды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

«Әлеге бакчага йөрүче 521 баланың йөздән артыгы татар малайлары һәм кызлары. Гомумән, бу күп милләтле бакчаларның берсе. Биредә чуваш һәм мордва төркемнәре дә бар. Сабыйлар өчен төрле халыкларның мәдәниятен, милли киемнәрен, көнкүреш җиһазларыннан торган этномузей да эшли. Музейга экспонатларны балаларның әби-бабайлары, әти-әниләре белән бергәләп җыйганнар», – дип яза Рәмис Сафин.

Бәйрәмдә дә өлкәннәр Сабан туендагы сыман көрәш, капчык сугышы, көянтә-чиләк белән су ташулар булды, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot