news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ульяновск шәһәрендә Зифа Басыйрова истәлегенә багышланган кичә узды

Ульяновск шәһәрендә Зифа Басыйрова истәлегенә багышланган кичә узды
Фото: "Өмет" газетасы телеграм-каналы

Ульяновск шәһәренең Татар мәдәният үзәгендә ТАССРның атказанган артисты Зифа Басыйрова истәлегенә багышланган концерт үтте, дип хәбәр итә «Өмет» газетасының телеграм-каналы.

Ике ел элек әлеге үзәк «Сагыналар сине якын дуслар...» дип аталган яңа проект башлап җибәргән. Аның кысаларында Хәния Фәрхи, Әлфия Афзалова, Флера Сөләймановага багышланган кичәләр узган.

Чираттагы концерт программасы тулысы белән Зифа Басыйрова репертуарыннан алынган җырлардан төзелгән. Ул уйнаган спектакльләрдән өзекләр күрсәтелгән.

Бу проект кысаларында чираттага шундый кичә халкыбызның танылган җырчысы Хәмдүнә Тимергалиевага багышланачак, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot