news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновск шәһәрендә Бөтенроссия Сабан туе программасы билгеле

Бәйрәмдә татарча көрәш, ат чабышы, халык уеннарын карап һәм аларда катнашып булачак.

Ульяновск шәһәрендә Бөтенроссия Сабан туе программасы билгеле
Владимир Васильев/архив

17-18 июньдә Ульяновск өлкәсе һәм Татарстан Республикасы хөкүмәтләре милләттәшләрне Бөтенроссия Сабантуй бәйрәменә чакыра. «Җиңү» ял паркында һәм шәһәр ипподромында узачак бәйрәмдә илебезнең 65 төбәгеннән 500дән артык кунак катнашачак.

«17 июньдә 14.00 сәгатьтә ипподромда атлар чабышы, 18 июньдә 10.00 сәгатьтә Сабантуй башлана. Бәйрәмдә татарча көрәш, ат чабышы, халык уеннарын карап һәм аларда катнашып, күңел ачарга рәхим итегез. Бәйрәм сәхнәсендә өлкәбезнең һәм Татарстанның танылган сәнгать осталары биюләре, җырлары белән чыгыш ясаячак. Көн дәвамында сәүдә рәтләре, кафе һәм ашханәләр эшләячәк», - дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы.

Сабантуй программасы:

17 июнь

  • 14.00 - 16.00 Ат чабышлары. Ипподром
  • 15.00 сәгатьтән Татарстан Республикасы осталары күргәзмәсе. «Губернатор» Халыклар дуслыгы йорты.
  • 18.00 - 19.30 Татарстан Республикасы һәм Ульяновск өлкәсе сәнгать осталары концерты. «Губернатор» Халыклар дуслыгы йорты.
  • 19.30 - 20.30 Татарстан Республикасы Президенты исеменнән тантаналы кабул итү.

18 июнь

Сабантуй мәйданы 10.00 сәгатьтә эшли башлый.

  • 10.00 - 13.00 «Балалар мәйданы». Ульяновск өлкәсе һәм Татарстан Республикасы балалар коллективлары концерт-уен программасы. «Тукай шигырьләре минем күңелемдә» рәсем бәйгесенә йомгак ясау.
  • 10.00 - 13.00 «Без - СССРдан» мәйданчыгы. Сәнгать номерлары, Ульяновск иҗат коллективлары Совет композиторларының татар телендәге җырларын башкара, Россия төбәкләреннән төрле коллективлар чыгыш ясый.
  • 10.00-16.00 «Кунак мәйданы». Түбән Камадан килгән йорт хуҗалыклары эшчәнлеге.
  • 10.00 - 16.00 «Әдәби Сабантуй». Татарстан китап нәшрияты һәм Ульяновскида татар телендә иҗат итүче авторларның китап күргәзмәсе, сату ноктасы.
  • 12.00 - 12.40 Төп сәхнә. Ульяновск шәһәре иҗат коллективлары чыгышы.
  • 12.40 - 13.00 Сабантуйның рәсми ачылышы. «Тулпар ат» Федераль Сабан туе символын тапшыру.
  • 13.00 - 15.30 «Уйна, гармун» әдәби-музыкаль программасы. Ульяновск өлкәсе һәм Россия төбәкләреннән килгән шагыйрьләр, профессиональ һәм үзешчән коллективлар, гармунчы, такмакчылар чыгышы.
  • 13.00 - 14.00 Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле концерт программасы. Төп сәхнә.
  • 13.00 - 15.30 «Яшьләр мәйданы». Ульяновск, Татарстан һәм Россия төбәкләреннән килгән милли коллективлар, солистлар чыгышы, концерт программасы.
  • 14.00 - 15.00 «Волга» («Идел») дәүләт ансамбле концерт программасы. Төп сәхнә.
  • 15.00 - 16.00 Түбән Кама шәһәре иҗат коллективлары концерт программасы. Төп сәхнә.
  • 16.00 - 16.30 Көрәш җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы. Төп сәхнә.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100