Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ульяновск шәһәрендә татар язучылары белән очрашу үтте
10 ноябрьдә Ульяновск шәһәренең 17нче милли китапханәсендә күренекле татар язучысы, драматург, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәдиф Сәгъди һәм язучы, журналист, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Марат Закир белән очрашу кичәсе үтте. Бу хакта ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әдәби кичәдә җирле шагыйрьләр, «Өмет» газетасы журналистлары, ана теле укытучылары, мәдәният хезмәткәрләре катнашты.
Чарада катнашучыларны өлкә татар милли мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Рифкать Ахмедуллов, Татарстан Язучылар берлегенең Ульяновск бүлеге рәисе Шәфикъ Иматдинов, «Өмет» газетасының җаваплы сәркатибе Рузия Хәлимова сәламләде.
Казан кунаклары балаларга ана теленә, әдәбиятка, шигърияткә мәхәббәт тәрбияләү кирәклеген ассызыклап үттеләр һәм үзләренең иҗат җимешләре белән таныштырдылар.
«Нур» татар халык театры җитәкчесе Җәмилә Мифтахова Рәдиф Сәгъдигә «Сынган беләзек» әсәре кебек пьесалар иҗат итүен теләде, диелә хәбәрдә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз