Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ульяновск шәһәрендә «Сөмбелә» бәйрәме уза
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
7 сентябрьдә Ульяновск шәһәренең Ислам мәдәни агарту үзәгендә «Сөмбелә» бәйрәме узачак. Бу хакта «Өмет» газетасының телеграм-каналында хәбәр ителә.
«Сөмбелә» - ул көзге уңышны җыеп алганнан соң уздырыла торган халкыбызның борынгы бәйрәме. Бәйрәмдә бакчаларда үскән яшелчә һәм җиләк җимешләрдән әзерләнгән аш-су күргәзмәсе эшләячәк.
Уңган хуҗабикәләр татар халык ризыкларын әзерләү буенча конкурста, балалар төрле уеннарда, викториналарда катнаша ала. Бәйрәм кунакларына Казаннан килгән татар эстрадасы җырчылары һәм үзешчәннәр концерты тәкъдим ителә.
«Сөмбелә» бәйрәме 11 сәгатьтә башлана. Адресы: Ульяновск шәһәре, Лен. Комсомолы проспекты, 39 нчы йорт.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз