news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ульяновск шәһәрендә «Сәгыйров укулары» узды

Ульяновск шәһәренең 17 нче милли китапханәсендә укучыларның төбәкара фәнни-гамәли конференциясе узды. Традициягә әйләнгән әлеге чарада «Сәгыйров укулары»нда һәм Ульяновск-Сембер төбәгендә яшәп иҗат итүче шагыйрьләрнең шигырьләрен сәнгатьле сөйләү конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ульяновск өлкәсенең төрле почмакларыннан килгән әдәбият сөюче укучыларга өлкәнең мәгариф үсеше институты баш белгече Әлфия Абутдинова дипломнар, Рәхмәт хатлары тапшырды. Татарстан Язучылар берлегенең төбәк бүлеге җитәкчесе Шәфикъ Иматдинов әдәби конкурсларда катнашучы балаларга, ана теле укытучыларына һәм әлеге чараларны оештыручыларга рәхмәт сүзләрен ирештерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot