news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ульяновск шәһәрендә Муса Җәлил исемендәге турнир узачак

12 февральдә Ульяновск шәһәрендәге Татар мәдәнияте үзәгендә Муса Җәлил исемендәге турнир узачак.

Бу ярышта катнашучылар шахмат ярышларында иң көчлеләрне ачыклаячак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Турнирның бик кызыклы һәм иң югары дәрәҗәдә оештырылачагына шикләнмим», – дип белдерде ярышны оештыручыларның берсе Камил Мусин.

Утызлап спортчыдан заявкалар килгән инде. Муса Җәлил исемендәге турнирны оештыручылар –  «Яңа Дулкын» оешмасы (УОТМО)  һәм Ульяновск өлкә татар милли мәдәни автономиясе (УОТНКА), диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot