news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновск шәһәрендә «Гореф-гадәтләрне саклаучы гаилә» конкурсының чираттагы этабы узды

Ульяновск шәһәрендә «Гореф-гадәтләрне саклаучы гаилә» конкурсының чираттагы этабы узды
Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте

Ульяновск өлкәсенең җиде үрнәк гаиләсе үзләренең гаилә традицияләрен тәкъдим иттеләр. Әлеге бәйгедә Ульяновскиның Яңа Малыклы районы Иске Исәнтимер авылыннан Рәмис белән Зөлфия Сәфәргалиевлар гаиләсе катнашты.

Сәфәргалиевлар гаиләсе 1993 елның 20 августында барлыкка килә. Рәмис техника белән шөгыльләнергә ярата, үз куллары белән буралар куя, мунчалар сала, йортын һәм каралты-курасын яңарта. Зөлфия авыл китапханәсе мөдире булып эшли. Үзешчән сәнгатьтә дә катнаша, клуб мөдиренә массакүләм мәдәни чаралар әзерләргә һәм үткәрергә ярдәм итә. Авыл китапханәсендә татар мәдәнияте һәм һөнәрчелеге музее ачып җибәргән.

Сәфәргалиевлар ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Олы кызлары Алинә мәктәптә укыган вакытта ук авылда оештырылган барлык мәдәни чараларда актив катнаша. Күп санлы конкурслар һәм олимпиадаларда үзенең сәләтен күрсәтеп, призлы урыннар ала, бүләкләр һәм дипломнарга лаек табыла, дип яза БТК матбугат хезмәте.

Кече кызлары Рузалина шулай ук төрле конкурслар һәм чаралардан беркайчан да читтә калмый. Ул – сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен “Үз йолдызыңны кабыз” конкурсы һәм “Туган ягым, сиңа сокланам” фоторәсемнәр бәйгесе призеры.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100