news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновск шәһәре милли китапханәсендә Муса Җәлилгә багышланган әдәби бәйге булды

Ульяновск шәһәре милли китапханәсендә Муса Җәлилгә багышланган әдәби бәйге булды
Фото: https://t.me/emet73, "Өмет" газетасы

Ульяновск шәһәренең 17 нче милли китапханәсендә патриот шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил иҗатына багышланган әдәби бәйге узды, дип хәбәр итте «Өмет» газетасы телеграм-каналында.

Шигърият бәйрәмендә шәһәрнең 13, 24, 29, 55, 64, 69, 21 нче мәктәпләре укучылары, Вырыпай бистәсе мәчете каршынданы «Әл-Һәдия» түгәрәгенә йөрүчеләр һәм Ишеевка мәчетендә татар телен өйрәнүче балалар, 20, 136, 124 нче балалар бакчасы нәниләре катнашты.

Мәртәбәле жюри әгъзалары шигырь сөйләүчеләрне игътибар белән тыңладылар һәм өч категория буенча бәяләделәр. Оештыручылар бәйгедә катнашучы һәр балага истәлекле бүләкләр- китаплар һәм блокнотлар тапшырды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100