Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ульяновск Сабантуеның атлар чабышы җиңүчеләре билгеле булды
Мәскәүдән килгән Александр Несяев Пантакрин аты белән Ульяновск өлкәсе губернаторы призын алды.
Ульяновскида Федераль Сабантуй кысаларында шәһәр ипподромында ат чабышы узды. Ярышта катнашучылар төрле бүләкләр өчен көч сынашты.
«Бөтенроссия Сабан туе» бүләгенә Андрей Вилкин Шэрами исемле айгыры белән беренче булып килде. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев бүләкләде.
Мәскәүдән килгән Александр Несяев Пантакрин аты белән Ульяновск өлкәсе губернаторы призына лаек булды.
«Татарстан Республикасы призы» өчен чабышта җиңүчене Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин бүләкләде. Беренче булып Раил Габдрәшитов Победоносец Лок исемле айгыры белән килде.
Татарстан Республикасы Түбән Кама районы призын Владимир Плеханов Вайберг Лок исемле аты белән яулап алды.
Гомуми приз фонды биш миллион сум тәшкил итте. Беренче чабышта «Бөтенроссия Сабантуе» призына миллион сум уйнатылды. Ульяновск өлкәсе губернаторы призына 1,2 миллион сум тотылды. Беренче булып килгән биш җайдакка 600, 300, 180, 72 һәм 48 мең сум акча бирелде.
Түбәндәге призлар уйнатылды: «Бөтенроссия Сабан туе» бәйрәме, «Татарстан Республикасы призы», « Татарстан Республикасы Түбән Кама районы призы», «Ульяновск өлкәсе губернаторы призы», «Казан шәһәре призы, «Ульяновск шәһәре призы», «Ульяновск ипподромы призы» һ. б.
Ат чабышлары иҗат коллективлары чыгышлары белән үрелеп барды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз