news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновск Сабан туе мәйданында «Татмедиа»да чыга торган газета-журналлар тәкъдим ителде

Буягычлар, «Күңелле әлифба» китабын, әкиятләрне, «Хатлар йорты» открыткаларын кызыксынып алганнар, «Сөембикә» журналын алып бетергәннәр.

Ульяновск Сабан туе мәйданында «Татмедиа»да чыга торган газета-журналлар тәкъдим ителде
Зилә Мөбәрәкшина

Ульяновскида XXII Федераль Сабан туе мәйданында «Татмедиа»да чыга торган газета-журналлар, открыткалар тәкъдим ителде.

«Салават күпере» һәм «Сабантуй» редакциясе нәшер иткән журналларны алып килдек. Буягычлар, «Күңелле әлифба» китабын, әкиятләрне бик яратып алдылар. Журналларга язылырга теләүчеләр дә булды, рәхәтләнеп язылдылар», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә редакция хәзмәткәрләре.

Моннан тыш, сату ноктасында «Идел», «Татарстан» журналлары, «Шәһри Казан» газетасы, «Казан утлары» һәм «Интертат» сериясе китаплары тәкъдим ителгән иде. «Сөембикә» журналын сатып алып бетергәннәр.

«Шәһри Казан. Язмыш» сериясе газеталарын алып килдек. Бик кызыксынып сатып алдылар, сорау зур булды», - диде «Шәһри Казан» газетасы журналисты Илгизә Галиуллина.

Матбугаттан тыш, «Хатлар йорты» открыткаларын кызыксынып алганнар. Татар телен белмәгән кешеләр дә, открыткага язылган сүзләрнең мәгънәсен сорап, сатып алганнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100