news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ульяновск районы Яңа Бирючевка бистәсендә татар телен һәм дин нигезләрен өйрәнәләр

Ульяновск районы Яңа Бирючевка бистәсендә татар телен һәм дин нигезләрен өйрәнәләр
Фото: emet73.ru

Күптән түгел Ульяновск районы Яңа Бирючевка бистәсендә тантаналы рәвештә мәчет ачылды. Ә шушы көннәрдә генә шатлыклы вакыйга булды - мәчет карамагында балалар өчен «Якшәмбе мәктәбе» эшли башлады. Бу хакта «Өмет» газетасы хәбәр итә.

Татар телен һәм дин сабакларын өйрәнергә теләүче балалар дәрескә әниләре белән бергә килгән. Беренче дәрес мәчетне сафка бастыручы меценат Рәфис Айнетдинов белән аның гаиләсенә, җиһазлар урнаштыручы Руслан Амерханов командасына рәхмәт сүзләре җиткерүдән башлана. Әниләр барчасына да аңлаешлы булган кыскача вәгазь һәм төрле биремнәр белән үткән дәрес өчен мөгаллимәгә рәхмәт сүзләрен ирештерә. Балаларга мәчет мәхәлләсе исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырыла

Дин дәресләрен озак еллар шушы авыл мәктәбендә укытучы булып эшләгән, күптән түгел Казанның данлыклы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаган Фәридә Нәҗип кызы Молоткова алып бара. Аның игелекле эшләре дәвамлы булсын, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot