Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ульяновск өлкәсеннән Айрат Голяков: Тамырларыбызны югалтырга ярамый!
(Казан, «Татар-информ», «Өмет») Халыкның сибелеп яшәве аркасында татар теле белән бергә милли традицияләр, гореф-гадәтләр һәм йолалар да юкка чыга, һәм бу безне бик нык борчый, ди татар милли-мәдәни автономиясенең Майна район советы рәисе Айрат Голяков.
«Минем әтием дә, әнием дә татарлар, димәк, мин - татар,- ди Айрат Фәйзрахман улы. - Алар миңа татар тәрбиясе биреп үстерделәр, кечкенәдән үк татарча сөйләшергә өйрәттеләр. Мин татар милләте вәкиле булуым белән горурланам. Безнең өч балабыз бар, хатыным белән аларда милли традицияләргә хөрмәт тәрбияләргә тырышабыз. Өйдә үзебезчә, татарча аралашабыз, Майна районындагы барлык татар гаиләләрендә дә нәкъ менә шулай булсын иде. Бәлки, шуңа күрә мин автономия рәиседер, бәлки, нәкъ менә шул миңа туган телне һәм милли мәдәниятне саклап калу мәсьәләләре белән шөгыльләнергә этәргеч бирәдер».
Ул татар телен һәм мәдәниятен саклап калып үсеп килүче буыннарга тапшыруны район автономиясенең төп бурычы итеп саный. Район татарларының лидеры фикеренчә, район хакимияте, авыл һәм шәһәр җирлекләре, мәктәпләр һәм мәдәният учаклары белән хезмәттәшлек итеп, кулга-кул тотынышып эшләгәндә генә әлеге максатка ирешергә мөмкин.
«Без Сабантуй бәйрәмен бергәләп оештырабыз, Тагай җирлегендә уза торган «Дуслык меридианы» этник фестивалендә катнашабыз, район мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында татар теле декадасы үткәрәбез. Һәм өлкә татар милли-мәдәни автономиясе, аның җитәкчесе Рамис Фарук улы Сафин тарафыннан һәрвакытта да яклау табабыз. Ул эшебезне хуплый, методик ярдәм күрсәтә, дөрес юнәлешне бирә. Әлбәттә инде, татар яшьләрен патриотик тәрбияләү безнең өчен өстенлекле бурычларның берсе. Махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче сугышчыларга гуманитар ярдәм җыеп озатуда актив катнашабыз. Илебез, өлкәбез һәм үз районыбыз язмышына битараф булмаган татар милләте вәкилләре маскировкалау челтәрләре үрәләр, окоп шәмнәре ясыйлар, сугышчыларга җибәрү өчен җылы киемнәр тегәләр, азык-төлек әзерлиләр», – ди Айрат Голяков.
Мохтарият рәисе әйтүенчә, хәзерге вакытта Майна районында татар милләтеннән булган 788 кеше гомер кичерә, район мәктәпләрендә барлыгы 40 татар баласы белем ала.
«Районыбызда татарлар саны елдан-ел кими бара, менә шунысы бик тә борчый. Шуңа күрә безнең алдыбызда ана телен, газиз туган телебезне, Тукай һәм Җәлил телен өйрәнү, аны кадерләп саклап калып үзебезнең балаларыбызга, оныкларыбызга тапшыру бурычы тора. Тамырларыбызны югалтырга ярамый!» – дип ассызыклый ул.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз