Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ульяновск өлкәсенең Засвияжье районы Ислам мәдәният үзәгендә хаҗияләр белән очрашу узды
Ульяновскида чыгучы «Өмет» газетасында Рузия Хәлимованың «Хаҗ кылу - динисламыбызның бишенче баганасы» дигән язмасы чыкты.
«Засвияжье районының Ислам мәдәният үзәгендә хаҗияләр белән очрашу узды. Традициягә кергән әлеге чарада изге җирләрдә булып кайткан егермегә якын мөслимә катнашты.
Истәлекле очрашу әлеге күптән түгел генә олы хаҗ гамәлен үтәп кайткан Ислам үзәге мөгаллимәсе Зөлфия хаҗия Хайретдинова һәм мөгаллимә Әлфия хаҗия Шайхаттарова тырышлыгы белән оештырылган иде.
Мәхәлләнең имам-хатыйбы Хасиятулла хәзрәт Ахметов хаҗияләр белән очрашуны Коръәни-Кәримнән сүрә уку һәм вәгазь сөйләү белән башлап җибәрде. Күркәм мәҗлес шәкертләр әзерләгән мул табын артында дәвам итте.
Әле һаман да күңеле белән изге җирләрдән аерылып бетмәгән - яңа гына Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм йөргән юллардан үтеп кайткан Зөлфия ханым хаҗ сәфәре турында тәфсилләп сөйләде.
«Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте һәм ярдәме белән изге җирләрдә икенче тапкыр булырга насыйп итте. Мин әле дә хаҗда йөрим шикелле. Әгәр ихлас, саф күңел белән хаҗ кылырга ниятләсәгез, Аллаһы Раббыбыз җаен бирә, юлын күрсәтә. Хаҗга бару өчен матди байлык кына түгел, рухи - дини яктан тулысынча әзер булу таләп ителә. 2014 елда беренче тапкыр хаҗ кылган идем. Шуннан соң унбер ел узып та киткән. Чагыштырып карасаң, үзгәрешләр шактый. Юлда мөселманнар өчен бөтен уңайлыклар да тудырылган. Азан тавышын ишетеп туктадык та, мәчеткә кереп намаз укыдык. Бар җирдә дә тәһарәтханәләр эшләп тора»,- диде Зөлфия хаҗия.
Ул шулай ук «Зәм-зәм» суы эчүләре, «Әл-Хәрам» мәчетенә намазга йөрүләре, Мина үзәнлегенә, Гарәфәт тавына барулары, Мөздәлифәдә төн кунулары һәм шайтанга таш атулары турында чын күңелдән сөенеп, онытылмаслык рәхәтлек кичерүе турында сөйләде. Таш пулатлар, хан сарайлары, чит ил машиналары артыннан чапмагыз, мөмкинлек табып, изге җирләргә барырга тырышыгыз, дип сүзен йомгаклады хаҗия.
Ульяновск шәһәренең абруйлы абыстае, күп милләттәшләребезне дин юлына бастырган Глинат хаҗия Гафарова мәҗлестә катнашучыларны хаҗ гамәленең асылына төшендерергә тырышты.
«Ислам дине буенча матди мөмкинлеге, хәләл юл белән тапкан малы булган һәрбер мөселманга гомерендә бер тапкыр булса да Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы хакына хаҗ гамәлен үтәү бурычы йөкләнгән. Хаҗ кылу - динисламыбызның бишенче баганасы. Хаҗга ныклап әзерләнеп барырга кирәк. Анда аптырап йөрергә туры килмәсен өчен Үзәк Җәмигъ мәчеттә хаҗга барырга теләүчеләрне җыеп дәресләр үткәрелә, кирәкле китаплар бирелә. Шулай ук хаҗ вакытында күп чакрымнар җәяү йөрергә туры килә, шуңа күрә анда физик яктан чыныгып барырга тырышыгыз», - диде Глинат ханым.
Изге җирләрдә ике тапкыр булырга өлгергән Әлфия хаҗия Шайхаттарова да хаҗга барырга җыенучыларга киңәшләрен бирергә ашыкты.
«Хәзер хаҗга баручыларның күбесе изге ниятләрен сер итеп саклый. Анда барып кайткач кына билгеле була. Хаҗга яшертен рәвештә бару дөрес түгел дип саныйм. Беренчедән, без - хаҗда булучылар, кирәкле, файдалы киңәшләребезне бирәчәкбез. Икенчедән, сәфәргә җыенып та, бергә юлга кузгалырга иптәш таба алмаучылар була. Үзара ярдәмләшеп, күмәкләшеп барсагыз, савабы күбрәк булыр», - диде Әлфия ханым.
Мәҗлестә катнашучыларны мәхәллә рәисе Шәфикъ Иматдинов, Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина, «Өмет» газетасы редакциясенең җаваплы сәркатибе Рузия Хәлимова сәламләде һәм хаҗияләргә соклануларын белдерде.
Хаҗияләр милләттәшләребезнең сорауларына җавап бирделәр һәм кунакларны шифалы вә сихәтле «Зәм-Зәм» суы белән сыйладылар».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз