news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновск өлкәсенең юбилее уңаеннан төбәк гимнын татар теленә тәрҗемә иткәннәр

Ульяновск өлкәсенең юбилее уңаеннан төбәк гимнын татар теленә тәрҗемә иткәннәр
Салават Камалетдинов, архив

Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасында «Өлкә гимны – татар телендә» дигән язма чыкты.

Ульяновск өлкәсенең юбилее уңаеннан төбәгебез гимны төрле телләрдә яңгыраячак. Димитровград шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрә, «Өмет» газетасының Сәхаб Урайский исемендәге әдәби премиясе лауреаты Гөлсинә Ханәфи әлеге гимнны татар теленә тәрҗемә итте.

Ульяновск өлкәсе гимны (Николай Марянин сүзләре)

Сембер иле - нәсел җире:

Алсу таңнар Идел өстендә,

Тынгы белмәс үткәннәрең,

Авыл, шәһәр бәетләре,

Көчле рухы бөек якташларның –

Күптәннән җырланган Рәсәйдә!

Туган көннән таныш йөзең

Пластов киндере киңлегендә -

Керсез, данлы Россияле,

Сура, Зөя һәм Чирмешән,

Җылы йөрәкле һәм тырыш халкың,

Мул уңышлар, мотор көе дә.

Ватан өстендә таң ата,

Нурландыра киңлек күкләрен.

Ил җиңүгә дәшә кабат,

Ә без гөрләп барыйк алга.

Чәчәк ат, үзеңне сакла, халкым –

Бар итүче Ульян якларын!

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100