news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ульяновск өлкәсенең Яңа Тимерчән авылында «Язгы моңнар» фестивале узды

Ульяновск өлкәсенең Яңа Тимерчән авылында «Язгы моңнар» фестивале узды
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

Ульяновск өлкәсе Чынлы районы Яңа Тимерчән авылы мәдәният йортында ХХ төбәкара «Язгы моңнар» фестиваль-бәйгесе узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быелгы фестиваль Ульяновск өлкәсе, Татарстан һәм Чувашия республикалары иҗат коллективларын бер сәхнәгә җыйды. Ике йөзгә якын катнашучы – балалар, яшүсмерләр һәм өлкәннәр – тамашачыга бай иҗади программа тәкъдим итте.

Сәхнәдә яңгыраган җырлар, милли биюләр, нәфис сүз осталары чыгышы фестивальнең төп үзенчәлеген – милли мәдәнияткә мәхәббәтне һәм аны киләчәк буыннарга тапшыру теләген ачык күрсәтте.

Фестиваль кунакларын район хакимияте башлыгы Владимир Бабайкин сәламләде. Ул чараны оештыруга өлеш керткән район хакимиятенә, мәдәният бүлегенә, район татар автономиясенә, аның рәисе Тәлгать Идиятулловка һәм «Ак калфак» бүлекчәсенә рәхмәт белдерде.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләү сүзләрен махсус проектлар белән эшләү комитеты җитәкчесе Алмаз Хәлиуллин җиткерде. Ул фестивальнең әһәмиятен искәртте.

«Мондый чаралар төрле төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезне берләштерә, милли мәдәниятебезне саклау һәм үстерүгә хезмәт итә. Иң мөһиме – яшь буында туган телгә, гореф-гадәтләребезгә карата кызыксыну уята», – дип билгеләп үтте ул.

Фестиваль-конкурс кысаларында катнашучылар сәнгатьле уку, музыка коралында уйнау, ялгыз җырлау, ялгыз бию, вокаль һәм хореографик ансамбльләр номинацияләрендә чыгыш ясады. Алар 7-9, 9-12, 13-15 яшь категорияләрендә, шулай ук 25 яшьтән өлкәнрәкләр арасында бәяләнде.

Бәйгенең иң югары бүләге – Гран-при Буа районыннан килгән сәнгать коллективына тапшырылды.

«Язгы моңнар» фестивале елдан-ел үз географиясен киңәйтеп, төрле төбәкләрдән килгән татар иҗат коллективларын берләштерә, милли сәнгатьне саклау һәм үстерү эшенә үз өлешен кертә.

news_right_1
news_right_2
news_bot