Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ульяновск өлкәсенең Сенгилей шәһәрендә яңа мәчет ачылды
Бүген Ульяновск өлкәсенең Сенгилей шәһәре мәчетен ачу тантанасы узды. Бу хакта «Өмет» газетасының телеграм-каналында хәбәр ителә.
Сенгилей шәһәре мәчетен ачу тантанасында катнашучыларны өлкә мөфтие Илдар хаҗи Сафиуллин, район хакимияте башлыгы Михаил Самаркин, губернаторның тышкы икътисади элемтәләр буенча киңәшчесе Руслан Гайнетдинов, губернатор администрациясенең милли һәм дини эшләр идарәсе башлыгы Сергей Паховский, Законнар чыгару җыелышы депутаты Вячеслав Ковель, Яңа шәһәрнең Ислам мәдәни агарту үзәге җитәкчесе Рафаэль Назмутдинов, Ишеевканың Ислам нуры мәчете имам хатыйбы Наил хәзрәт Гыйззәтуллов, шәһәр һәм авыл мәчетләре имамнары сәламләде. Алар Рәмис хәзрәт Залалдиновка, эшмәкәрләргә, төзүчеләргә һәм мәхәллә халкына рәхмәт белдерде.
Өлкә мөфтие Илдар хаҗи Сафиуллин Сенгилей мәчетен төзүдә актив катнашучыларга мөфтият бүләкләрен тапшырды, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз