news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновск өлкәсенең Радищево районында татар теле һәм мәдәниятенә багышланган бәйрәм узды

Ульяновск өлкәсенең Радищево районында татар теле һәм мәдәниятенә багышланган бәйрәм узды
Фото: emet73.ru

Ульяновск өлкәсендәге Радищево район мәдәният йортында татар теле һәм мәдәнияте көненә багышланган бәйрәм чарасы үтте. Бу хакта «Өмет» газетасы хәбәр итә.

Тантана кунакларын халкыбызның татлы ризыгы – чәкчәк белән каршы алдылар. Мәдәният йорты фойесында көне буе татар көйләре яңгырап торды. Биредә татарча китаплар, газета-журналлар, милли аш-су, районның туган якны өйрәнү музее күргәзмәләре белән танышырга мөмкин иде.

Эшмәкәр Камил Бирюков тәкъдим иткән самавырлар күргәзмәсе беркемне дә битараф калдырмады. Төрле чорда, төрле төбәкләрдә эшләнгән дистәгә якын самавыр күргәзмәгә куелган иде.

«Әлеге самавырларны халыктан берәмтекләп җыйдым. Һаман да әле эзләнүдә мин»,- ди Камил Юныс улы.

Районның «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасы рәисе Зәйтүнә Бирюкова яулык бәйләү буенча мастер-класс үткәрде.

Татар теле һәм мәдәнияте көнен район хакимияте башлыгы Александр Белотелов ачып җибәрде. Ул татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап калуга, гаилә кыйммәтләрен яшь буынга җиткерүгә зур өлеш кертүче милләттәшләребезгә Рәхмәт хатлары тапшырды.

Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин төрле милләт вәкилләре арасында дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән әлеге чараны югары дәрәҗәдә оештырган өчен район җитәкчеләренә, җирле автономиягә һәм Татар мәдәният үзәге коллективына рәхмәтләрен ирештерде.

Тәбрикләү сүзләре тәмамланганнан соң, Татар мәдәният үзәгенең иҗат коллективы, Иске Кулаткы районының үзешчән сәнгать осталары һәм Радищевоның 1 нче балалар бакчасы нәниләре катнашында концерт программасы тәкъдим ителде, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100