news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасында балалар өчен сәхифә чыга башлый

Яңа 2023 елда «Өмет» газетасы редакциясе балаларга бүләк әзерләгән. Бу турыда газетаның телеграм-каналында хәбәр ителә.

«Газетабызның 13 январь санында бик тә зәвыклы, эчтәлекле итеп әзерләнгән «Балалар сәхифәсе» дөнья күрәчәк», диелә анонста.

Анда кызыклы һәм мавыктыргыч викториналар, ребуслар һәм табышмаклар урын алган.

«Нәни дусларыбыз җирле язучыларның шигырьләре белән дә таныша алачак. Малайлар һәм кызларга сәхифә ошар дип ышанабыз һәм алардан хатлар көтеп калабыз. Иң актив катнашучыларны призлар көтә», диелә бу хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot