news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасы: «Сембер» малтабарларны берләштерә

Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасы: «Сембер» малтабарларны берләштерә
Фото: "Өмет" газетасы, https://emet73.ru

Ульяновскиның «Өмет» газетасында «Сембер» малтабарларны берләштерә» дигән язма чыкты.

«Сембер» бизнес-клубы җитәкчесе Эльмира Алиакберова узган елга нәтиҗә ясый:

2023 ел безнең оешма өчен бик тә уңышлы булып чыкты. Без аны «Иң яхшы эшмәкәр» өлкә конкурсына нәтиҗә ясау чарасы белән башлап җибәрдек. Әлеге чарада аеруча булдыклы егетләребез өлкә Губернаторы һәм Законнар чыгару Җыелышының Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары белән бүләкләнде.

Бу очрашуда Дамир Хисмәтов безнең оешмага килеп кушылды. Озак та үтмәде, Рәшид Сулеймановны бизнес-клубка кабул иттек. Ә иң актив эшмәкәрләребезнең берсе – Эмиль Марс улы Мифтахов Ульяновск өлкә Иҗтимагый палатасына әгъза булып сайланды.

Ел дәвамында без бергәләп СВО зонасына җибәрү өчен гуманитар ярдәм җыйдык, мобилизация буенча киткән якташларыбызның гаиләләрен шефлыкка алдык. Без мөфтият белән бергә өлкә ифтарын үткәрдек, анда 5000 мөселман кардәшебез катнашты. Шулай ук Россиянең төрле төбәкләреннән 50 татар эшмәкәре килгән иде.

Удмуртия Республикасы малтабарлары безнең тәҗрибәне өйрәнеп, үзләрендә татар эшмәкәрләре клубын булдырдылар. Бер ел эчендә без 100дән артык кешегә «Өмет» өлкә татар газетасына подписка бүләк иттек. Бүген күп балалы гаиләләр, мохтаҗ кешеләр, өлкә мәчетләре һәм мәдәният йортлары безнең ярдәмебез белән газетаны атна саен укып бару мөмкинлегенә ия.

Безгә мәркәзебез Казанда татар авыллары эшмәкәрләре җыенында катнашырга, Яңа шәһәрнең Ислам мәдәни-агарту үзәгендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны каршыларга насыйп итте. Ислам үзәген Рафаэль Әмин улы Назмутдинов белән бергә сафка бастырдык. Анда төзелеш эшләре бүген дә дәвам итә әле.

Узган елда «Сембер»леләр 50 татар теле дәресе өчен түләделәр, иске мөселман зиратында 70 сотый җирне чүп-чардан чистарттылар, Җиңү паркында балалар өчен Корбан бәйрәме уздырдылар, биш сарыкны корбанга чалып, итен мохтаҗларга тараттылар. Шулай ук татар теле укытучыларына Казанга «Туган тел» конференциясенә барырга ярдәм иттек. Ниһаять, бизнес-клубка нигез салучы Равил Таһир улы Кузахметовның исеме мәңгеләштерелде – аның истәлегенә Татар мәдәният үзәге бинасына мемориаль такта урнаштырдык.

Без өлкә татар милли-мәдәни автономиясе, 17 нче китапханә, Бөтендөнья татар конгрессы белән хезмәттәшлек итәбез.

«Сембер»леләр ярдәме белән Курган өлкәсе Йолдыз авылында янгында зыян күрүче гаилә өчен яңа йорт сафка бастырылды. Әлеге тырышлыгыбыз өчен Татарстан Рәисе бизнес-клубны Рәхмәт хаты белән бүләкләде.

Юмарт, олы йөрәкле эшмәкәрләребез мәчетләр төзергә һәм ремонтларга, Сабантуйлар оештырырга булышалар, мохтаҗларга ярдәм кулы сузалар һәм шул рәвешле башкаларга теләсә нинди ситуациядә дә кеше булып калу үрнәге күрсәттеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100