news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ульяновск өлкәсенең «Нур» татар халык театры яңа сезонын ачты

Ульяновск шәһәренең «Киндяковка» мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Нур» татар халык театры яңа сезонын башлап җибәрде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Нур» театры артистлары «Современник» мәдәният-күңел ачу үзәгендә семберлеләргә танылган драматург Раушан Шәрифнең «Килдем әле менә» спектаклен тәкъдим итте.

Тамашачылар һәм кунаклар «Нур» татар халык театры артистларына, театрның режиссеры – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Җәмилә Мифтаховага рәхмәт сүзләре ирештерделәр һәм уңышлар теләделәр.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Хәбир Ибраһим «Нур» театры артистларына соклануын белдерде һәм театр коллективын кабат Казан сәхнәсендә чыгыш ясарга чакырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot