news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ульяновск өлкәсенең Муса авылы мәчете каршында җәйге лагерь ачылды

Мәчетләр каршында балалар өчен җәйге лагерьлар оештыру күркәм гадәткә әверелде. Ульяновск өлкәсенең Мәләкәс районы Муса авылы мәчете каршында ачылган лагерь – шуның ачык мисалы. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быелгы җәйдә дәресләргә 20 малай һәм кыз йөри, анда алар ислам мәдәнияте нигезләрен өйрәнә, шулай ук уку һәм язу күнекмәләрен үстерә. Лагерь программасын тәҗрибәле педагоглар Румия Хәлиуллова, Гөлфия Сәгыйрова, Гөлзәмия Миңнекәева һәм Гөлнәфис Сәхабетдинова алып бара. Алар мавыктыргыч дәресләр, танып белү уеннары һәм мастер-класслар үткәрә.

Лагерь эшендә ата-аналар һәм өлкән буын вәкилләре мөһим роль уйный, алар чараларны оештыру һәм үткәрүдә булыша. Мондый алым рухи һәм гаилә кыйммәтләрен ныгытырга, мәдәни традицияләрне буыннан-буынга тапшырырга һәм үсеп килүче буын өчен җылы, дустанә атмосфера тудырырга ярдәм итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot