news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновск өлкәсенең Красный Гуляй бистәсендә Татар теле һәм мәдәнияте көне булды

Ульяновск өлкәсенең Красный Гуляй бистәсендә Татар теле һәм мәдәнияте көне булды
Фото: "Өмет" газетасы, https://emet73.ru

Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасында «Красный Гуляйда татар бәйрәме» дигән язма чыкты.

Сенгилей районы Красный Гуляй бистәсе культура йортында Татар теле һәм мәдәнияте көненә багышланган бәйрәм чарасы гөрләп узды.

Мәдәният йорты фойесында «Татар йорты», «Татар халык ашлары» һәм «Татар әдәбияты» дип исемләнгән бай эчтәлекле күргәзмәләр җәелеп киткән иде. Алар өлкәннәрнең дә, яшь буын вәкилләренең дә игътибарын җәлеп итте.

Тамаша залына җыелган милләттәшләребезне район башлыгы, депутатлар советы рәисе А.А.Кудряшов, Красный Гуляй шәһәр җирлеге хакимият башлыгы В.В.Иревлин, Силикатный шәһәр җирлеге хакимият башлыгы А.А.Анисимова, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Р.Ф.Сафин һәм татар автономиясенең Сенгилей район советы җитәкчесе З.Ф.Низамов сәламләде.

Рамис Сафин үзенең чыгышында районның барлык мәктәпләрендә дә татар телен өйрәнү буенча түгәрәкләр оештыру кирәклегенә басым ясады. Өйдә бала-оныкларыгыз белән үзебезчә, татарча сөйләшергә тырышсагыз иде, дип мөрәҗәгать итте ул әти-әниләр белән әби-бабайларга.

Татар теле һәм мәдәнияте көненең концерт программасында Татар мәдәният үзәгенең «Урама» фольклор ансамбле һәм Б.С.Неклюдов исемендәге балалар сәнгать мәктәбе укытучылары, укучылары катнашты.

«Бүгенге бәйрәм милли гореф-гадәтләр һәм йолаларны кадерләп саклау, татар милләте вәкилләренең үз тамырларына, туган теленә һәм мәдәниятенә ихтирамлы мөнәсәбәт күрсәтү үрнәге булып тора»,- диде район башлыгы А.А.Кудряшов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100