news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновск өлкәсенең Калда авылында Татар теле һәм мәдәнияте көне уза

Ульяновск өлкәсенең Калда авылында Татар теле һәм мәдәнияте көне уза
чараны оештыручылар фотосы

Ульяновск өлкәсенең Барыш районы Калда авылында Татар теле һәм мәдәнияте көне башланып китте. Өлкә татар милли мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин җитәкчелегендәге делегатлар И. Беркутов исемендәге мәктәптә әзерләнгән чарада катнашалар. Алар мәктәп фойесындагы аш-су, кул эшләре күргәзмәләре белән таныштылар, төркемнәргә бүленеп ачык дәресләр карадылар, "түгәрәк өстәл" артында телебез язмышы турында фикер алыштылар, дип хәбәр итте оештыручылар.

Мәктәп директоры Иршат Таиров белдерүенчә, мәктәптә 142 бала белем ала. Татар теле һәм әдәбияты дәресләре 1-11 сыйфатларда икешәр сәгать укытыла. Балалар бакчасында 57 сабый тәрбияләнә.

Бәйрәмгә килгән кунаклар  мәктәпкә бик күп китаплар, методик ярдәмлекләр, уеннар бүләк иттеләр.

"Өмет" газетасы редакциясенең җаваплы секретаре Рузия Хәлимова "Солдатка хат" өлкә конкурсында катнашучы Калда мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Рәгиб Таировны Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Барлык конкурс бәйгеләрдә актив катнашканы өчен татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльза Хөснетдиновага рәхмәт сүзләрен ирештерде.
Чара мәктәпнең зур залында концерт программасы белән тәмамланды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100