Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ульяновск өлкәсенең Иске Үрәнбаш авылында өмә оештырдылар
Ульяновск өлкәсенең Чардаклы районы Иске Үрәнбаш авылында өмә оештырдылар. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мәктәп укучылары мәчетнең тирә-ягын һәм сугышта һәлак булган авылдашлары истәлегенә куелган һәйкәл тирәсен чүп-чардан чистартты, сукмакларны, юлларны себерде, чәчәк түтәлләрен тәртипкә китерде.
Балаларга аларның әти-әниләре дә кушылды. Өмә бөтен авылны берләштергән күмәк хәйрия чарасына әверелде.
Май башында балалар, «Җиңү урманы» Бөтенроссия акциясенә кушылып, өмә оештырган иде инде. Ул вакытта алар бергәләшеп сугышта һәлак булган авылдашлары истәлегенә куелган һәйкәл янындагы мәйданга нарат агачлары һәм чәчәкләр утыртты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз