news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районында Татар теле һәм мәдәнияте көне узды

Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районында Татар теле һәм мәдәнияте көне узды
Фото: "Өмет" газетасы телеграм-каналы

Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районында Татар теле һәм мәдәнияте көне узды. Бу хакта «Өмет» газетасының телеграм-каналында хәбәр ителә.

Мәдәният үзәге фойесында төрле темага милли күргәзмәләр, татар халык ашлары пешерү буенча мастер-класслар эшләде.

Тамашачыларны Иске Кулаткы районы башлыгы Лилия Богданова, район хакимият башлыгы Рево Тяминов, Законнар чыгару Җыелышы депутаты Мария Шпак, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин, Ульяновск Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина сәламләде һәм милли үсешкә, телебезне, мәдәниятебезне саклап калуга зур өлеш кертүче милләттәшләребезгә Рәхмәт хатлары тапшырдылар.

Тантаналы чарада Иске Кулаткыда яшәп иҗат итүче журналистика ветераны, берничә китап авторы Кадыйр Ахмеровка өлкә татар автономиясенең Габелҗәббар Кандалый исемендәге премиясе тапшырылды.

Тамашачылар залында «Гөлчәчәк» балалар бакчасы нәниләре һәм авыллардан килгән сәхнә осталары төрле милли йолаларны сәхнәләштерделәр. Аларның чыгышлары милли җырлар һәм биюләр белән үрелеп барды, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot