news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновск өлкәсенең Ишеевка бистәсендә «Туган телебезне саклыйк» дип аталган очрашу уза

Ульяновск өлкәсенең Ишеевка бистәсе мәчетендә өлкә татар милли мәдәни автономиясе вәкилләре, «Өмет» газетасы редакциясе хезмәткәрләре, ана теленә битараф булмаган милләттәшләр һәм җирле мәхәллә халкы «Туган телебезне саклыйк» дип аталган очрашу уздыра.

Туган телне саклауга багышланган кичәдә Ишеевка мәчетенең имам хатыйбы Наил хәзрәт Гыйзәтуллин бергә эшләргә, бердәм булырга дигән фикер җиткерде, дип хәбәр итә «Өмет» газетасы телеграм-каналы.

Өлкә мохтарият рәисе Рамис Сафин бистәдә яшәүче милләттәшләребезне мәктәптә балаларга ана телен өйрәтүне җайга салырга, мәчеткә бала оныкларын җитәкләп килергә, мәдәни кичәләргә йөрергә чакырды.

«Өмет» газетасы редакциясе баш редакторы Исхак Хәлимов милли басмага язылырга чакырды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100