news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновск өлкәсенең Филип авылында Татар теле һәм мәдәнияте көне булды

Ульяновск өлкәсенең Филип авылында Татар теле һәм мәдәнияте көне булды
Фото: https://emet73.ru, "Өмет" газетасы

Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасында «Филиптә милли бәйрәм» дигән язма чыкты.

Мәләкәс районы Филип авылының С.А.Насыров исемендәге урта мәктәбендә Татар теле һәм мәдәнияте көне гөрләп узды.

Хәзер инде традициягә кергән милли бәйрәмдә район хакимияте башлыгы Сергей Сандрюков, өлкә татар автономиясе рәисе урынбасары Рифгать Ахмедуллов, Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина, мәгариф үсеше институты баш белгече Әлфия Абутдинова һәм Самараның «Яктылык» мәктәбе укытучысы Айназ Фәхретдинов катнашты.

Мөхтәрәм кунаклар Мәләкәс районына сәфәрен Мөси авылының татар халкы тарихына багышланган музее белән танышудан башлады. Ә Филип мәктәбендә аларны «Атнагыл һәм Филип авыллары тарихы», «Татар халкының милли көйләре» остаханәсе, «Мөһим әйберләр турында сөйләшү», «Туган тел» шигырь уку конкурсы һәм «Татар йорты» фотоконкурсы дип исемләнгән тематик мәйданчыклар көтә иде.

Аннары район җитәкчеләре һәм татар җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашында «түгәрәк өстәл» утырышы узды. Анда татар телен һәм мәдәниятен саклап калып үстерүгә, милли йолалар һәм гореф-гадәтләрне үсеп килүче буынга тапшыруга бәйле мәсьәләләр турында уртага салып сөйләштеләр. Ана теле укытучылары һәм мәдәният хезмәткәрләре үзләренең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.

«Район хакимиятенең иҗтимагый оешмалар, дин әһелләре һәм гаиләләр белән бергә эшләве нәтиҗәсендә без татар мәдәниятен үстерүдә уңай нәтиҗәләргә ирешәбез»,- дип белдерде район администрациясе башлыгы Сергей Сандрюков.

Өлкә татар автономиясе җитәкчесе урынбасары Рифгать Ахмедуллов Мәләкәс районының барлык мәгариф учреждениеләрендә дә татар телен өйрәнү буенча түгәрәкләр һәм факультативлар оештыру мәсьәләсен кабыргасы белән куйды.

«Закон нигезендә мәктәптә һәрбер татар баласы үзенең ана телен өйрәнергә хокуклы. Белем бирү оешмасы администрациясе моның өчен кирәкле шартлар тудырырга – укытучы табарга, дәреслекләр, методик әсбаплар кайтартырга бурычлы»,- диде ул.

«Туган телем ничек матур!» дип аталган концерт программасында Мәләкәс районы үзешчән сәнгать коллективлары һәм Татар мәдәният үзәгенең «Урама» фольклор ансамбле катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100