news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновск өлкәсенең Евлейка авылы мәчете манарасына яңа ярымай куйдылар

Ульяновск өлкәсенең Евлейка авылы мәчете манарасына яңа ярымай куйдылар
Фото: "Өмет" газетасы, https://emet73.ru

Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасында «Евлейка мәчете манарасында яңа ярымай» дигән язма чыкты.

Павловка районы Евлейка авылы мөселманнары тормышында шатлыклы вакыйга булды - мәчет манарасына яңа ярымай куйдылар.

«Әлеге изге эш авыл халкын, читтә яшәүче якташларын берләштерде. Алар активлык күрсәтеп, һәркайсы үз өлешен кертергә тырышты. Димәк, халыкта милли һәм дини гореф-гадәтләргә, йолаларга, күркәм традицияләргә карата хөрмәт зур», - дип хәбәр иттеләр район хакимиятендә.

Евлейка мөселманнары үз эшенең чын остасы, профессионал булган кранчы Василий Вальковка рәхмәт сүзләре юллый. Ул үзенә йөкләп алган эшне җиренә җиткереп башкарды - яңа ярымайны искиткеч оста урнаштырды, безнең арабызда шундый ярдәмчел, игелекле, тырыш кешеләр булуы белән горурланабыз, диләр.

Мәчет манарасында яңа гына калыккан ярымай тынычлык һәм иминлек символына әверелеп, Евлейка авылына бары тик шатлык-сөенечләр генә китерсен. Аллаһы Раббыбыз мөселман кардәшләребезнең изге эш-гамәлләреннән разый булып, әҗер-саваплар насыйп итсен иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100