news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәрендә татар хатын-кызлары форумы уза

Бүген Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәрендә «Ташлама мине изге доганнан..» дигән исем астында татар хатын-кызлары форумы бара. Анда шәһәрдән һәм якын тирә районнардан 200гә якын кеше катнаша.

Форумда шәһәр мэры Андрей Большаков, Яңа Малыклы районы башлыгы Анастасия Пуреськина чыгыш ясаган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Чарада ирләре, балалары Украинада, яу кырында хезмәт итүчеләрнең туганнары да катнаша. Филиповка авылы мәчете имамы Наил хәзрәт Мингачев махсус операциядә катнашучыларга ярдәм итү өчен авылдан жыелган 150 мең сум акча тапшырган.

«Һәр жомга саен 20-25 мең сум акча жыела, әле алга таба тагын ярдәм итәчәкбез, кан-кардәшләр, бу изге эштән читтә калмаска чакырам,» – ди хәзрәт.

Форумның икенче өлеше аш-су өстәлләре янында дәвам итте, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot