news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ульяновск өлкәсенең ана теле укытучылары форумы узды

Ульяновск өлкәсенең ана теле укытучылары форумы булып узды. Анда өлкә мәктәпләреннән татар, чуваш һәм мордва теле укытучылары катнашты. Бу хакта «Өмет» газетасының телеграм-каналы хәбәр итә.

Форумда Татарстан, Чувашстан һәм Мордовия мәгариф министрлыклары вәкилләре чыгыш ясадылар һәм милли телләрне укытуда уңышларга ирешүчеләргә Мактау грамоталары, бүләкләр тапшырдылар.

Ульяновск өлкә мәгарифне үстерү институты баш белгече Әлфия Абутдинова Татарстан мәгариф министрлыгының «Мактаулы остаз» мактау билгесенә лаек булды. Казан кунаклары Ульяновск өлкәсе мәктәпләренә методик кулланмалар, китаплар алып килгәннәр, дип хәбәр итә өлкә татар милли мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин.

news_right_1
news_right_2
news_bot