news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновск өлкәсендә Рөстәм Карипов истәлегенә спорт ярышларын ел саен уздырырга ниятлиләр

Ульяновск өлкәсендә Рөстәм Карипов истәлегенә спорт ярышларын ел саен уздырырга ниятлиләр
Фото: https://emet73.ru, "Өмет" газетасы

Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасында «Рөстәм Карипов истәлегенә» дигән язма чыкты.

Чардаклы район үзәгендә танылган көрәшче, күп пәһлеваннарның остазы, Россиянең спорт мастеры Рөстәм Карипов истәлегенә багышланган төбәкара ачык турнир узды. Анда Идел буе федераль округы өлкә-республикаларыннан илледән артык көрәшче катнашты.

Спорт бәйрәмендә катнашучыларны Чардаклы район хакимияте башлыгы Юрий Нестеров, Ульяновск өлкәсе мөфтие, региональ диния нәзарәте рәисе Илдар хаҗи Сафиуллин, Чардаклы районы имам-мөхтәсибе Усман хәзрәт Айбулатов, Ульяновск өлкәсенең татарча көрәш федерациясе рәисе Фәнис Заббаров һәм өлкә татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Рамис Сафин сәламләде. Алар татар көрәше үсешенә зур өлеш кертүче спортчыларга Рәхмәт хатлары тапшырдылар. Шулай ук турнирны оештыруда һәрьяклап ярдәм күрсәткән өчен район администрациясе белән «Бәрәкәт» кафесына рәхмәт сүзләре яңгырады.

«Рөстәм Мәгди улы тренер буларак миндә чын ир-атларга хас характер тәрбияләде, мине физик яктан чыныктыруга зур өлеш кертте, бернигә дә карамыйча, һәрвакыт максатка ирешергә өйрәтте. Мин аңа чиксез рәхмәтлемен! Без – укучылары, остазыбызның изге эшен лаеклы рәвештә дәвам итәргә тырышабыз. Хәзер инде үзем тренер буларак яшьләрне спортка тарту өстендә бөтен көчемне куеп эшлим. Төрле яшьтәге утыздан артык спортчы безнең залга тренировкага йөри. Рөстәм абыйның васыятен үтәп, аның киңәшләренә тугрылык саклап, яшьләргә дөрес тәрбия бирергә, аларны көчле рухлы итеп тәрбияләргә омтылам», - ди Рөстәм Кариповның шәкерте Артур Хәкимов.

Төбәкара турнирда җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Рөстәм Карипов истәлегенә спорт ярышларын ел саен уздырырга ниятлиләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100