Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ульяновск өлкәсендәге Яңа Бирючевка бистәсендә «Гөлдания» мәчете ачылды
Ульяновск районы Яңа Бирючевка бистәсендә «Гөлдания» мәчетен ачу тантанасы узды. Рәфис Айнетдинов һәм аның уллары Илнар белән Илнур, шулай ук мәхәллә халкы биек манарасы ерактан ук күренеп торган Аллаһы йортын бер ел эчендә сафка бастырганнар. Бу хакта «Өмет» газетасы хәбәр итә.
Унтугызынчы гасыр ахырында хәзерге вакытта Ульяновск районы Яңа Бирючевка авылы карамагында булган җирләр Сембер сәүдәгәре Шәмшетдин Абушаев биләмәләренә кергән. Биредә ул кырчылык һәм бакчачылык, атлар үрчетү белән шөгыльләнә. Хәләл юл белән тапкан малыннан милләт һәм дин эшләренә өлеш чыгарган.
Чуашстанның данлыклы Шыгырдан авылында туып үсеп, бөтен гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган меценат Рәфис Айнетдинов аның изге эшләрен дәвам итә. Ул Яңа Бирючевка совхозының ташландык хәлдә калган җирләрен үзенә алып, Шәмшетдин аганың исемен мәңгеләштерү максатында агрофирмасын «Абушаев» дип атый. Бүген әлеге агрофирма Ульяновск өлкәсе күләмендә танылган хуҗалыкларның берсе. «Абушаев» кырларында ашлык, яшелчәләр, бәрәңге күкрәп үсә, ә болыннарында йөзләгән баш ат утлап йөри. Киң күңелле, олы йөрәкле, юмарт Рәфис Сәетгали улы татар автономиясенә, район мәчетләренә, укытучыларга һәм мохтаҗ кешеләргә булыша. «Бистә мөселманнарының үтенечен исәпкә алып, улларым Илнар һәм Илнур белән мәчет салып куярга булдык, мәхәллә халкы да ярдәмгә килде», – ди Рәфис Айнетдинов.
Рәфис Сәетгали улының мәрхүмә хәләл җефете Гөлдания ханым исемен йөртәчәк мәһабәт мәчетне ачу тантанасына өлкә һәм район җитәкчеләре, төбәкнең татар җәмәгатьчелеге вәкилләре, Татарстан белән Чувашиядән кунаклар, шулай ук бистә халкы җыелган. Сембер-Ульяновскиның 2 нче Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рәсүл хәзрәт Фаткуллов шатлыклы вакыйганы Коръәни-Кәримнән сүрә уку белән башлап җибәрә.
«Күпләребезнең остазы Сәүбән хәзрәт Сулейманов районыбызның татарлар күпләп яшәгән барлык авылларында да мәчетләр торгызу бурычы куеп, бу эшкә үзенең хәер-фатихасын биргән иде. Мөфтиебезнең догасы кабул булды – Ундорыда мәчет калкып чыкты, бүген Бирючевкада Аллаһы йортын ачабыз, тиздән Тимирязевское мәчете манарасыннан азан яңгырар, Елшанка мөселманнары да мәчетле булыр, иншаАллаһ», – диде районның имам-мөхтәсибе, Ишеевканың «Ислам нуры» мәчете имам-хатыйбы Наил хәзрәт Гыйззәтуллов.
Ә Ульяновск өлкәсе мөфтие Илдар хаҗи Сафиуллин Яңа Бирючевка бистәсендә мәчет салдырып, җәннәттә үзенә йорт төзеткән Рәфис Айнетдиновка рәхмәт белдереп, региональ диния нәзарәтенең 2 нче дәрәҗәле «Әл-Ихлас» медален тапшырды. Мәчет салу эшләрендә актив катнашучылар мөфтиятнең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Хәзер инде Рәфис кардәшебез алдында сәүдәгәр Абушаевның мәчет бинасына охшатып эшләнгән буаларын яңадан торгызу бурычы тора, диде мөфти хәзрәтләре.
Ульяновск район хакимияте башлыгы Валентин Наумов хәйрия эшләрендә катнашуы, актив гражданлык позициясенә ия булуы өчен «Абушаев» агрофирмасы җитәкчесе Рәфис Айнетдиновка рәхмәт белдерде. Яңа гына ачылган «Гөлдания» мәчете традицион ислам кыйммәтләрен җәелдерү, халыкка рухи-әхлакый тәрбия бирү, яшьләр һәм балаларны яхшылыкка өйрәтү юнәлешендә эшләр дип ышанам, диде район җитәкчесе.
Район башлыгы, депутатлар Советы рәисе Рафаэль Закиров мәчеткә йөрүче мөселманнар саны арта баруын теләде. «Гөлдания» мәчетенә илтүче сукмакка беркайчан да үлән үсмәсен иде, диде Рафаэль Индус улы. Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин да Рәфис, Илнар һәм Илнур Айнетдиновларга изге һәм игелекле эшләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерергә ашыкты. Милләтебезнең киләчәге өчен тирән борчылучы Рәфис Сәетгали улы мәчеттә татар теле курслары оештырып, Казаннан дәреслекләр кайтартырга, укытучыга хезмәт хакы түләп торырга җыена, менә шундый киң күңелле, татар җанлы эшмәкәр ул, диде мохтарият җитәкчесе.
Яңа Чабаксар мәчете имам-хатыйбы, шәһәр татар автономиясе рәисе Минкадыйр хәзрәт Рәҗәпов күренекле якташы Рәфис Айнетдиновның дини һәм дөньяви тормышны бергә үреп алып бару осталыгына соклануын белдерде. «Төрле милләт һәм дин кешеләре яшәгән авылның нәкъ үзәгендә бүген мәчет ачылды, тирә-якны нурландырып моңлы азан тавышы яңгырый, ә инде халыкны мәчеткә йөртү - анысы Аллаһының эше, Ул иманлы бәндәләрен иртәме-соңмы барыбер туры, хак юлга бастырыр», – диде хәзрәт.
Ә тарих фәннәре кандидаты, төбәкче Римма Вильданова Сембер сәүдәгәрләре Шәмшетдин һәм Мөхәммәткәрим Абушаевларның рухи мирасын кадерләп саклаулары өчен Айнетдиновлар гаиләсенә рәхмәтләрен юллады. «Абушаев» агрофирмасы гөрләп эшли, сәүдәгәрләрнең элеккеге биләмәсен искиткеч матур мәчет бизи, алма бакчасы, буалар торгызыла – бу әйтеп бетергесез зур шатлык бит», – диде Римма ханым. Рәфис Айнетдинов исә мәчет төзү эшләренә үз өлешен кертүчеләргә рәхмәтләр әйтте.
«Улларымнан башка гына мин бу эшне башкарып чыга алмаган булыр идем. Шулай ук бистә халкы, эшмәкәрләр бик нык ярдәм итте. Кемдер түләүсез ут кертте, кемдер газ торбалары сузды. Олылар да, яшьләр дә, балалар да өмәгә чыгып территорияне төзекләндерделәр. Хәзер инде мәчет йортында парк һәм балалар мәйданчыгы булдырырга ниятлибез», – диде Рәфис Сәетгали улы.
Аллаһы йортын тәкбирләр белән тантаналы рәвештә ачып, мөфти Илдар хаҗи Сафиуллин җитәкчелегендә мәчет намазын укыганнан соң, бәйрәмдә катнашучыларны корбан мәҗлесе көтә иде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз