news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновск өлкәсендәге татар язучылары Идел буйлап сәяхәткә чыкты

Ульяновск өлкәсендәге татар язучылары Идел буйлап сәяхәткә чыкты
Фото: Ульяновск өлкәсе татар язучылары берләшмәсе

Ульяновск өлкәсе татар язучылары берләшмәсе әгъзалары Идел буйлап теплоходта сәяхәткә чыкты. Чарада катнашучыларны өлкә татар милли мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин, "Өмет" газетасының баш мөхәррире Исхак Хәлимов сәламләде. Бу хакта Ульяновск өлкәсе татар язучылары берләшмәсе хәбәр итә.

Җирле иҗат әһелләре үзләренең киләчәккә планнары белән уртаклашты, шигырьләрен укыды.

Язучылар берләшмәсе җитәкчесе Шәфикъ Иматдинов үзенең чыгышында агымдагы елда нәшер ителгән китаплар хакында бәян итте. Җирле язучылар киләчәктә "Сембер язлары" альманахының чираттага санын әзерләргә дигән фикерне хуплап чыкты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100