news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ульяновск өлкәсендәге татар авылы 325 еллыгын билгеләп үтте

Ульяновск өлкәсендәге татар авылы 325 еллыгын билгеләп үтте
Фото: emet73.ru

Бәйрәм чарасында Россия Герое, легендар очучы Дамир Юсупов һәм аның әтисе, Кирюшкино авылында туып үскән Касыйм Юсупов катнашты. Алар авылдашларына матур теләкләрен җиткерделәр, истәлеккә фоторәсемгә төштеләр һәм мәчеттә булдылар. Бу хакта «Өмет» газетасы хәбәр итә.

Район башлыгы Лилия Богданова, район хакимияте башлыгы Рево Тяминов, Терешка авыл җирлеге хакимият башлыгы Марат Рамазанов һәм Кирюшкино авыл хакимияте башлыгы Рөстәм Абушаев котлауларын җиткереп, хезмәт алдынгыларына, юбилярларга Рәхмәт хатлары белән истәлекле бүләкләр тапшырды.

Бәйрәмдә күптән күрешмәгән авылдашлар рәхәтләнеп аралаштылар. Сүз, әлбәттә инде, яшь чакларга барып тоташты. Кемнәр исән, кемнәр мәңгелеккә күчкән - яшьтәшләрне, тирә-күршеләрне барладылар.

Авыл бәйрәмен Татарстанның халык артисткасы Алинә Сафиуллина белән район үзешчәннәренең моңлы җырлары бизәде. Шулай ук балалар өчен спорт уеннары оештырылган иде. Алар рәхәтләнеп көч сынашты һәм бүләкләргә лаек булды, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot