Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ульяновск өлкәсендәге Карсун районында Татар теле һәм мәдәнияте айлыгы башланды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Ульяновск өлкәсендәге Карсун районында хәзер инде традициягә кергән Татар теле һәм мәдәнияте айлыгына старт бирелде. Бу хакта «Өмет» газетасының телеграм-каналы хәбәр итә.
Карсун районында ел саен район администрациясе һәм татар автономиясе инициативасы белән Татар теле һәм мәдәнияте айлыгы үткәрелә. Әлеге чараның төп максаты — милли үзаңны үстерүгә, татар телен һәм мәдәниятен, халкыбызның тарихын өйрәнүгә, төрле милләт вәкилләре белән дуслык элемтәләрен ныгытуга этәргеч бирү.
Барлык белем бирү һәм мәдәният учреждениеләрендә — мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында, авыл мәдәният йортларында һәм китапханәләрдә татар халкының тормыш-көнкүреше, гореф-гадәтләре һәм йолалары белән таныштыруга юнәлдерелгән мәдәни массакүләм чаралар үткәрү каралган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз