news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ульяновск өлкәсендәге Иске Үрәнбаш авылында «Кичке уен» узды

Ульяновск өлкәсендәге Иске Үрәнбаш авылында «Кичке уен» узды
Фото: «Өмет» газетасы

Ульяновскида чыгучы «Өмет» газетасында Гөлсинә Герасимованың «Шаулады, гөрләде «Кичке уен» дигән язмасы чыкты.

«Быелның 19 июль киче Иске Үрәнбаш авылы халкы күңелендә озак сакланыр.

Клуб алдындагы мәйданчык зәвыклы итеп бизәлгән. Элеккеге һәм бүгенге тормыш бизәлешләре бер-берсен матур итеп тулыландырып торалар. Балалар һәм яшьләр мәйданчыклары булдырылган. Чәй өстәле хуҗабикәләре Венера Хасиятуллова белән Юлия Горбунова халыкны хуш исле чәй белән сыйлыйлар. Халкыбызның онытылмас моңнары яңгырый.

«Кичке уен»ны оештыручылар – клуб мөдире Рузалия Хәлилова һәм китапханәче Әлфия Зәйнетдинова мәйданчыклар эшен тикшереп чыкканнан соң, сәхнә түренә «Бәйрәм» ансамбле күтәрелде. Алар авыл гимнына әверелгән «Без авыл кешеләре» җырын башкарып, чараның ачылышын халыкка җиткерделәр. Аннары алып баручы Рузалия Рәшит кызы бәйрәм программасы һәм хөрмәтле кунаклар белән таныштырып, спонсорларга рәхмәт сүзләрен ирештерде.

Шәрәфле кунаклар – «Озерки» муниципаль берәмлегенең хакимият башлыгы урынбасары Альбина Галимова, Чардаклы районы татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Җәүдәт Мубинов һәм Чардаклы районы «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Гөлсинә Герасимова бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт әйтеп, авылларны саклап калу, гореф-гадәтләрне һәм йолаларны киләчәк буыннарга тапшыру кирәклеген ассызыкладылар. Шулай ук мәдәни чараларда актив катнашучыларга Рәхмәт хатлары тапшырылды.

«Кичке уен»да җырлар, биюләр һәм төрле уеннар бергә үрелеп барды. Әлеге күркәм чараны бизәгән «Бәйрәм» ансамбле кызларына – Саҗидә Мубаракшина, Наҗия Мифтахова белән Рушания Насыйровага, солисткалар Луиза Бызова белән Фәния Камаловага чын күңелдән рәхмәт әйтәсе килә. Ә инде тамашачыны гармун, баян моңнарына күмгән Рәшит Әхмәтов белән Гөлсинә Герасимовага иҗат уңышлары телибез.

Чараны уздыруга үзеннән зур өлеш керткән, музыкаль бизәлеш белән баеткан, матур җырлары белән тамашачының күңелен күтәргән сәләтле якташыбыз – Мәскәү шәһәренең Братеево мәдәният үзәге директоры урынбасары Артур Хәсәнҗановка авыл халкы һәм оештыручылар исеменнән рәхмәт сүзләре юллыйбыз һәм уңышлар теләп калабыз. Хәзер инде традициягә кергән бу чарага ел саен шатланып кайтам, диде ул үзенең чыгышы алдыннан.

Бергә булыйк, бердәмлектә – көч!»

news_right_1
news_right_2
news_bot