Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ульяновск өлкәсендәге «Ак чәчәкләр» ансамбле биш еллык юбилеен билгеләп үтте
Ульяновскида чыгучы «Өмет» газетасында Наилә Потеева-Фатыйхованың «Ак чәчәкләр» ансамбле сәхнәне бизи» дигән язмасы чыкты.
«Әй, гомер дигәнең, бу сәнгать коллективы әле кайчан гына төзелгән иде бит. Менә инде 19 октябрьдә Чардаклы район мәдәният йортында «Ак чәчәкләр» татар вокаль ансамбленең биш еллык юбилеенда да булдык.
Әлеге иҗат коллективының исеме дә, дөньяга туу вакыты да бик үзенчәлекле. 2019 елның азагында Кытайда «Ковид-19» дигән үләт чире чыгып, 2020 елда пандемия булып бөтен дөньяга таралды. Ул вакытта очрашу һәм аралашуларга чикләүләр кертелде. Әмма Чардаклының тынгысыз йөрәкле татар хатын-кызлары профессиональ музыкант Лилия Хузееваның өенә такси белән йөреп, җырлашалар, ансамбльгә нигез салалар. Шундый авыр вакытта да репетицияләре тукталмый.
Тормыш бераз үз рәтенә кереп, халык элеккеге халәтенә кайтты. Чардаклы татар ансамбленә йөрүчеләргә милләтебез тарихы турында сөйләп биреп, «Ак чәчәкләр» исемен алырга тәкъдим иттем, алар берсүзсез риза булдылар. Беренче көннән үк ансамбльне Чардаклы балалар музыка мәктәбе укытучысы Лилия Хузеева җитәкли. Мөмкинлектән файдаланып, Лилия ханыма зур рәхмәтебезне җиткерик әле.
«Ак чәчәкләр» – тарихи исем, һичшиксез, Тукай белән турыдан-туры бәйле. Соңрак шундый ук концертлар Идел буйлап югарырак күтәрелеп, Саратов, Самара калаларында оештырылып, Казанга кадәр барып җитә.
Татарлар ак төсне аеруча ярата, хөрмәт итә. Бу безнең тормышта да чагыла: Ак мәчет - Җәмигъ мәчете - Үзәк мәчет, Ак кала, «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасы, Ак патша, Ак әби, аксакал, ак юл, ак бәхет, ак чәчәкләр...
Чардаклыда «Ак калфак» оешмасы төзелү, «Ак чәчәкләр» татар ансамбле тууы уңаеннан үзебезнең өй алдына, хастаханәнең поликлиника йортына июнь аенда ап-ак чәчәккә күмелеп утыручы ак чәчәкләр агачын утырттым. Ансамбльдә җырлаучыларның һәрберсенә бу агачның рассадасын бүләк иттем, шул мизгелдә истәлеккә фоторәсемгә дә төшкән идек әле. Икенче елны 10-15 см биеклектәге үсентеләрне кайбер табибларга, шул исәптән ул вакыттагы баш табиб И.В.Барбашинага, Үрән, Абдулла авыллары хатын-кызларына биргән идем. Әстерханда бу агачны ак чәчәкләр дип йөртәләр, фәнни исеме – катальпа.
Чардаклыда безнең өй алдына утырткан үсенте агач булып үсеп җитте һәм бишенче елны чәчәк атып, кузак бирде. Шул кузаклардан чыккан орлыкны һәр елны помидор рассадасы кебек утыртып, үсентеләрен Татарстандагы туганнарга, дусларга, Чардаклы халкына таратам. Монда җитлеккәннәренең яфраклары бераз зуррак (һавада дым күбрәк), чәчәкләре бераз кечкенәрәк (кояш бу якта алай эссе түгел) була. Яфраклары зур һәм авыр булганга, агачның кәүсәсе бишенче елны буйга ярылырга мөмкин, шуның өчен астагы ботакларны кисәргә кирәк.
Җыеп әйткәндә, Тукай исеме белән бәйле булып дөньяга туган «Ак чәчәкләр» ансамбле халыкның рухын ныгытсын, ә инде ак чәчәкләр агачы Чардаклы җирендә тамыр җибәреп, күп итеп үрчесен дә, тирә-якны матурлыкка күмеп, халыкны шатландырсын иде. Бәлки, кайчан да булса «Ак чәчәкләр» ансамблен төзүчеләрнең нәсел дәвамчылары, монда безнең нәселнең дә өлеше бар, дип искә алырлар.
Ансамбльне юбилее белән Чардаклы район хакимияте башлыгы исеменнән Наталья Уресметова, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин, район автономиясе рәисе Җәүдәт Мубинов, районның Аксакаллар оешмасы җитәкчесе Җәмил Хакимов, «Кызлар күңеле» ансамбленә йөрүче балаларның ата-аналары исеменнән Зифа Хисамова котлады. Концерт тулысынча Чардаклы татарларының үз көче белән оештырылган иде. Кичәне Рамил Летфуллов алып барды.
Ансамбльнең репертуары бай, яхшы тавышлы җырчылар җыелган. Башкарган җырлары безнең заман халкы яратып тыңлаган җырлардан тора. Миңа аларның визит карточкасы булган, югарыда язып үтелгән фильмнан «Ак чәчәкләр» җыры (Вил Усманов музыкасы) һәм «Сагыну» җыры (халыкта аны «Ак чәчәкләр» дип йөртәләр) ошый. Ансамбль районда, өлкәдә оештырылган чараларда, концертларда катнашып килә. Шактый конкурсларда катнашып призлы урыннар алды. Оешкан елны ук Ульяновскида үткән өлкә татар җыр конкурсында икенче урынны яуладылар. Оешкан вакытта тугыз кеше иде, хәзер җидәү йөриләр.
Юбилей концертында «Шатлык» балалар бию ансамбле, «Шанс» төркеме (җитәкчесе - Ю.Юденичева), «Кызлар күңеле» ансамбле чыгыш ясады. Соңгысына киләсе елда егерме ел була, бу коллективны Лилия ханым Хузеева Үрән авылы балалар бакчасы базасында төзегән иде. Алар төрле конкурсларда, фестивальләрдә катнашып, призлы урыннар яулый. Казаннан 2018, 2019 елларда икенче һәм өченче дәрәҗәдәге лауреат булып кайттылар. «Кызлар күңеле» ансамблендә тәрбияләнгән Гүзәл Якупова Казан мәдәният һәм сәнгать академиясендә хореографлыкка укый, Сабантуйларда катнаша.
Концертның рәсми өлешеннән соң аралашуыбызны чәй өстәле артында дәвам иттек. Чараның спонсорларын да язып үтик: Аббәс Сулейманов, Альберт Хакимов һәм Айдар Хузеев.
Ансамбльнең җырчылары тормышта да җитез, һәркайсы производствода эшләп лаеклы ялга чыккан. Баштагы чорда катнашып йөргән Луиза апа Науметова - акушерка. Чардаклыда аны белмәгән кеше юк, никадәр баланы бу дөньяга кабул иткән бит ул! Сәгадәт ун елдан артык Казанда үзешчән театрда уйнаган, хәзер дә бик актив, үзенең яшьлегенә бәйләп язган мини-спектакльне сәхнәгә куйды. Фирганә Ульяновск өлкә татар язучылары берләшмәсенә кабул ителде. Төрле бәйрәмнәр уңаеннан шигырьләр яза, «Ак чәчәкләр»нең бу бәйрәменә дә шигырь иҗат иткән иде. Чәй өстәлендәге пирогларны Миңнур пешергән, кортны ансамбль җитәкчесе Лилия ханым үзе әзерләгән. Ансамбльдә озак вакыт җырлаган Румия апа әле дә коллектив белән бәйләнештә, бу табынны әзерләгәндә дә булышты. Яшьрәкләрдән арабызга Гөлсинә, Гүзәл һәм Зөлфия килеп кушылды.
Юбилей концерты зур уңыш белән, гомергә истә калырлык булып үтте. Тамашачы озак итеп үзенең алкышларын җиткерде һәм «Ак чәчәкләр» коллективы җитәкчесе Лилия Хузеевага Ульяновск өлкәсенең атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирү тәкъдимен хуплап чыкты».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз