news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновск өлкәсендә «Язгы моңнар» төбәкара фестиваль-бәйгесе узды

Ульяновск өлкәсендә «Язгы моңнар» төбәкара фестиваль-бәйгесе узды
Фото: «Өмет» газетасы телеграм-каналы

20 апрельдә Ульяновск өлкәсенең Чынлы районы Яңа Тимерчән авылында «Язгы моңнар» төбәкара фестиваль-бәйгесе узды. Фестивальдә 200дән артык катнашучы 7 номинациядә - җыр , бию, нәфис сүз, уен кораллары, сәхнәләштерелгән өзек буенча көч сынаштылар. Бу хакта Ульяновскиның «Өмет» газетасы телеграм-каналында хәбәр ителә.

Һәр номинациядә жиңүчеләр диплом һәм кубоклар белән бүләкләнде. Фестивальдә кунаклар - Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Рәзил Зиннәтуллин һәм Татарстанның халык артисты Фердинанд Фәтхи катнашты. Иң яхшы чыгыш ясаучы коллектив конгрессның кыйммәтле бүләге белән бүләкләнде . Гран прига Фәния Галеева лаек булды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100